Авыл тормышы
+1 °С
Снег
МӘДӘНИЯТ
2 Октября , 05:08

Түгәрәктән – үсеш үзәгенә

Конкурста катнашу авыл китапханәсен ничек үзгәртте?

title

Өч ел элек кенә Первомайский авылы китапханәсе интерьеры шыксыз иде: караңгы төсләр, тузган мебель, искереп беткән стеллажлар. Ә бүген ул – ачык төсләрдәге, уңайлы мебель, уку һәм эшләү өчен тәгаенләнгән зоналар белән заманча җәмәгать киңлеге. Мондый үзгәреш китапханәнең Тимченко фондыннан “Мөмкинлекләр мохите” проектлар грант конкурсында катнашуы һәм җиңүе аркасында мөмкин булган. Конкурс зур булмаган территорияләрдә балалар һәм үсмерләр өчен гамәлдә булган мөмкинлекләрне яхшыртучы һәм яңаларын булдыручы озак сроклы комплекслы проектларга булышлык итүгә юнәлтелгән.

- Безнең авыл китапханәсенең тарихы 1935 елдан башлана, - дип сөйли әйдәүче китапханәче Ирина Синяченко. – Инде күп еллар ул мәдәният йорты бинасында урнаша. Бина инде иске, ул 1964 елда төзелгән. Шуңа карамастан, китапханә уңышлы эшли һәм киңәя. Бүгенге көндә бездә төрле жанрларда тәкъдим ителгән 15 мең китап бар. Алар арасында – романнар, детективлар, кул эше буенча китаплар, тематик әдәбият һәм балалар әдәбияты. Киштәләр ел саен яңа әсәрләр һәм басмалар белән тулыланып тора.

Башта сүз булган

Төгәлрәк әйткәндә, аббревиатура – “КЛП”. 2013 елда китапханә нигезендә ачылган балалар ял клубы шулай аталган. Анда тәрбияләнүчеләр бу атаманы “клуб любителей прекрасного” (гүзәллекне яратучылар клубы) дип расшифровкалаган. Ирина Александровна авыл балаларын үзе тирәли туплаган, алар белән уеннар, конкурслар үткәргән, чаралар оештырган.

- 2023 елның декабрендә без Елена һәм Геннадий Тимченколар хәйрия фондыннан грантлар конкурсында катнашуга гариза бирдек һәм 500 мең сум оттык. Мебель сатып алдык һәм бүлмәне җиһазладык: стеллажлар, яңа өстәлләр һәм урындыклар куйдык, плазма телевизор, 4D-планшетлар һәм 3D-ручкалар урнаштырдык. Шулай клуб “Клёпа” интеллектуаль үсеш студиясенә әверелде, - дип уртаклаша И.А.Синяченко. – Бер елдан без янә конкурста җиңдек һәм яңа үзгәрешкә средстволар алдык. Проектның беренче этабында китапханәнең бер залы ремонтланган булса, икенче этапта тагын берсенә, китаплар архивы урнашкан залга тотындык. Балалар китап саклагычны икенче бүлмәгә күчерергә, ә аның урынына музыка коралларында уйнау дәресләре, музыка кичәләре үткәрергә, театр тамашалары куярга, видеороликлар ясарга, фотография белән шөгыльләнергә, балчыктан һәм пластилиннан төрле әйберләр әвәләп ясарга, папье-машедан сыннар эшләргә, рәсем дәресләре һәм башка бик күп нәрсә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк иҗади үсеш өчен яңа заманча мәйданчык ясарга тәкъдим итте. Аларның фикеренчә, проектның икенче этабын икенче залда да гамәлгә ашырып булса, дөресрәге аларны берләштереп булса, бик яхшы булыр иде, ул чакта ике зал бер-берсен тулыландырып торачак. Ремонт ясарга авыл халкы, шул исәптән “Клепа”да тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре булышты. Яңа залда мини-сәхнә оформить иттек, компьютерлар белән эш урыннары әзерләдек һәм, әлбәттә, яңа китаплар, стеллажлар, уңайлы кәнәфиләр сатып алдык, чәй эчү зонасын оештырдык.

Кечкенә ил

2026 елда китапханә янә “Мөмкинлекләр мохите” конкурсында катнашкан һәм янә җиңү яулаган. Откан акчаны яңа инициативага – гаҗәеп фәннәр лабораториясен булдыруга тотканнар. Балалар чын фәнни экспериментлар үткәрү – физика, химия, биологияне өйрәнү, үзләрен уйлап табучылар ролендә сынап карау һәм проектлар өстендә эшләү мөмкинлеге алган. Шулай итеп, өченче этап уен һәм практика аша авыл балаларына интеллектуаль, иҗади һәм социаль үсеш өчен күбрәк мөмкинлек бирүгә юнәлтелгән һәм үзен расларга өлгергән идеянең логик дәвамы булган.

- “Клёпа” үсеш үзәге – ул авыл эчендә аерым кечкенә балалар иле, андагы атмосфера балалар тавышы һәм көлүе белән тулы, биредә кызыклы кешеләр белән очрашулар уза, театр тамашалары куела, конкурслар һәм остазлар белән укулар үтә. Балаларны китап укуга һәм әдәбиятка, аралашуга һәм вакытларын файдалы үткәрүгә җәлеп итү өчен интеллектуаль һәм интерактив занятиеләр уенга һәм иҗатка нигезләнә, - дип билгели Ирина Александровна.

Соңгы өч елда Первомайский авылы китапханәсе үсеш өчен көчле стимул алган. Тимченко хәйрия фонды аны яңартуга өч миллион сум акча юллаган. Бу средстволар балаларга да, өлкәннәргә дә уңайлы булган заманча җәмәгать киңлеге оештыру өчен нигез булган.

Учреждениене яхшыртуда җирле хакимият тә мөһим роль уйнаган. Авыл биләмәсе һәм район хакимиятләре шактый зур ярдәм күрсәткән, шул исәптән өстәмә финанслау мәсьәләләрендә. Мондый партнерлык аркасында уйлаганнарны чынга ашырып һәм китапханәне чын-чынлап уңайлы урын итүгә ирешеп булган.

Балаларның әти-әниләре дә читтә калмаган. Берәүләре ремонт эшләрендә актив ярдәм иткән, икенчеләре бүген дә даими ярдәм итеп тора: эчәр су китерәләр, балаларны өйдә пешерлгән камыр ашлары белән сыйлыйлар. Халыкның эшкә ихлас кушылуы – яңартылган китапханә кешеләрнең яраткан урынына әверелүен исбатлаучы дәлил булып тора.

Балалар сөйли

Первомайскийдагы китапханә – бала мәктәптән соң бара алган бердәнбер урын. “Клёпа”га 40-45 бала йөри, ә даими нигездә биредә 16-18 бала шөгыльләнә, күбрәк малайлар. Ирина Александровна әйтүенчә, тема аңа кызыклы икән, димәк, ул балаларга да кызыклы булачак, остаз төймә тагарга да, 3D-ручка белән рәсем ясарга да өйрәтә.

Тугыз яшьлек Әмир Латыйпов һәм Даниэль Денисов дәресләрдән соң “Клёпа”га бик теләп йөриләр. Барыннан да бигрәк аларга 3D-ручка ярдәмендә күләмле объектлар ясау ошый. Унике яшьлек Рәмил Сөләйманов интерактив тактада шөгыльләнүне өстен күрә, ә аның яшьтәше Данис Фәттахов техника белән “яши” диярлек. Ун яшьлек Константин Фәйзуллин музыка коралларын бик ярата.

- “Клёпа”да мин синтезаторда, гитарада уйнарга өйрәндем. Музыка шулай ошар дип уйламаган да идем! Монда беркем дә хаталар өчен ачуланмый, ә киресенчә – иҗат өчен ирек бирәләр һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, - дип уртаклашты Костя.

Ә менә 14 яшьлек Мурат Хәсәновтан башка “Клёпа”да бер генә чара да узмый, чөнки ул фотограф. Үсеш үзәгендә үсмер цифрлы фотоаппаратны үзләштергән һәм бик яхшы фотолар ясый.

- Миңа барыннан да бигрәк беркем дә көтмәгән мизгелләрне төшерү ошый: монда чын эмоцияләр чагыла. Китапханә тормышындагы мөһим вакыйгаларны төшерүне миңа ышандыруларына шатмын. Бу минем яраткан урыным! - ди Мурат.

Ә менә унбер яшьлек Денислам Кинҗәбулатовның картәнисе – Зилә Гыйльван кызы Шәңгәрәева оныгының шәһәрдән ялга һәм каникулга кайткач та “Клёпа”га йөгерүенә сөенеп туя алмый:

- Аның урамда йөрмәве, яхшы эш белән шөгыльләнүе бик әйбәт, ул яңа нәрсәләргә өйрәнә, балалар белән аралаша. Аның җаваплырак булуын, занятиеләр турында сөйләгәндә күзләре януын күрәм. Балаларны мавыктыра, кызыксындыра һәм һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белгәне өчен Ирина Александровнага рәхмәт.

Йолдызлы сәгать

“Клёпа” үсеш үзәге – Тимченко фондының “Үсеш” юнәлешендәге “Мөмкинлекләр мохите” һәм “Игелекле спорт” конкурслары кысаларында хупланган проектларның берсе. Проектны гамәлгә ашыру барышын бәяләү өчен Первомайскийга фонд вәкилләре килде. Алар белән бергә авылга танылган федераль һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да килде. Алар өчен сәфәр уңышлы проект белән танышу гына түгел, ә битараф булмаган кешеләрнең һәм фонд ярдәменең авыл балаларының тормышын ничек яхшы якка үзгәртүен күрсәтү мөмкинлеге дә иде.

Пресс-тур кысаларында кунаклар авыл китапханәсендә булды, аларны район хакимияте, авыл биләмәсе вәкилләре, китапханәче һәм “Клёпа”да тәрбияләнүчеләр каршы алды. Алар балалар белән аралашты, шөгыльләре һәм мавыгулары турында сорашты, әти-әниләре белән сөйләште, алар исә үзәкнең эше турында тәэссоратлары белән уртаклашты. Ә Мәскәүдән фоторәссам Владимир Аверин балалар өчен коллаж фотография буенча мастер-класс үткәрде.

Авыл балалары һәм өлкәннәр өчен бу көн чын мәгънәсендә йолдызлы сәгатькә әверелде: алардан телеканаллар, радио, гәзит-журналлар һәм эре интернет-басмалар өчен интервью алдылар, фотога һәм камерага төшерделәр. Хәзер “Клёпа” турында бөтен ил беләчәк!

А. САРЫ.

Р. ЦУКУР фотолары.

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:

- Өч елда Геннадий Тимченко хәйрия фонды республикабызда дистәләгән миллион сумга 50гә якын проектка ярдәм итте. Аның катнашлыгында республика шәһәрләрендә һәм районнарында балаларны һәм үсмерләрне үстерүгә юнәлтелгән төрле инициативалар тормышка ашырылды.

Тимченко Фонды генераль директоры Галина Владимировна Лапонова белән без бу мөһим эшнең нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлар турында сөйләштек.

Башкортстанда коммерцияле булмаган көчле сектор оешкан. Бездә битараф булмаган, пассионар кешеләр күп, алар йөрәк кушуы буенча башкаларга ярдәм итәргә әзер. Аларны социаль ярдәм һәм яклау өлкәсендә иңнәрен куярга әзер булган партнерларыбыз дип исәплим.

Безнең социаль юнәлешле коммерциясез эшли торган оешмалар традицион рәвештә үзләрен күп кенә грант конкурсларында актив күрсәтә. Һәм монда Тимченко фонды искәрмә түгел – 2026 елда республика бирелгән гаризалар саны буенча лидерлар өчлегенә керде.

 

Читайте нас