

Үз бакчасын чәчкәләр белән бизәмәгән бер генә бакчачы да юктыр, мөгаен. Берничә йөз төре булган күпьеллык чәчкәләрне үстерү аеруча уңышлы килеп чыга.
Август-сентябрь – мондый культуралар өчен аеруча мөһим чор, чөнки көзен алар чәчкә атып бетә һәм без орлык әзерләүгә, үсемлекләрне бүлүгә керешәбез. Кыскасы, чәчкәләр безне кар эреп беткәннән алып салкыннар башланганчы сөендерсен өчен хәстәрлек күрә башлыйбыз.
Кагыйдә буларак, бу чорда пионнар, дельфиниумнар, күпьеллык кашкарыйлар, флокслар, астильбаларны казып алырга, бүләргә һәм утыртырга кирәк. Пионнарны җир өстеннән үк кисәргә, кисеп алынган өлешен киптерергә һәм яндырырга кирәк. Бүлгән вакытта 2-3 үсенте, бөреләр һәм тамыр өлешләре булуы мөһим. Күчереп утыртканда үсемлекләр арасында 30-50 см ара калдырыгыз.
Шулай ук августта – сентябрь башларында ике еллык һәм күпьеллык чәчкәләр чәчкеннәрен даими урынга утырталар. Лаләләрнең 3-5 еллыкларын бүләргә кирәк. Бака гөлен салкыннар башланганда казып алалар һәм салкынча урынга урнаштыралар. 1,5-2 атнадан сабаклары корып бетәчәк, шул вакытта бүлбеләрне саклауга алып куярга була.
Суганчалыларны казып алып, киптереп, җылыда тотып, сентябрьнең беренче яртысында утыртсаң, яхшырак булыр. Дәлияләрне бу вакытта төтәсләү файдалы. Болай эшләгәндә тәүге кыраулар тамыр муентыгына зыян салмаячак. Аларны соңрак казып алырга һәм язга кадәр саклауга алып куярга кирәк.
Күп кенә бакчачы пеларгония үстерү белән мавыга. Хәзер аларны җылыга кертергә кирәк. Чыбыкчаларын кисеп алсагыз, аларны кышкы чорда өйдә үстерергә була. Яз җитеп көннәр җылыту белән пеларгонияне янә участокка чыгарып утырталар.
Чәчкә атучы күпьеллык үсемлекләр (флокслар, ирислар, рудбекия, нивяник һ.б.) сабакларын җир белән тигез яки
10-12 см югарырак кисәләр. Корыган һәм авыру яфракларны алып тышлыйлар, җирне йомшарталар, мүлчәлиләр, кимерүчеләрдән (тычканнардан) саклау өчен чаралар күрәләр. Әлеге вакытта черемә, компост, агач көле һәм фосфорлы-калийлы минераль ашламалар киңәш итәм.
Розаларга аерым игътибар таләп ителә. Аларның төрләре күп, һәм барысын да диярлек кышка капларга кирәк.
Күпьеллык чәчкәләр бик күп, һәр төренең аерым үзенчәлекләре бар һәм аларны исәпкә алу зарур. Күпьеллык чәчкәләр картайган, аларны авырулар зарарлаган икән, киләсе елда күпләп чәчкә атуын, чагу төсле һәм эре булуын көтмәгез. Чәчкәләр белән даими шөгыльләнүчеләрдән киңәш сорарга кыенсынмагыз. Үзеңнекенә караганда, башкаларның хаталарында өйрәнү яхшырак.
“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы П. АРТАМОНОВ.
Л. Сәйфетдинова фотосы.