Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
24 Май 2019, 12:57

КИРИЛЛ БЕЛӘН МЕФОДИЙНЫ ДАНЛАДЫЛАР

Традициягә кергән язгы бәйрәмнәрнең берсе – Славян язмасы һәм мәдәнияте көне, ул ил буенча 24 майда билгеләнә.




Кунакларны шаян шамакайлар каршылады. Башта барсын да истәлекле урын – “Кояшлы” паркы белән таныштырдылар, ул авылга кергән җирдә урнашкан, ихаталанган.



Чиркәү һәм рухани Петр Варламов турында кызыклы тарихны авыл китапханәчесе Раиса Вениаминовна Аллабердина бәян итте. Чиркәүне җимергәннәр (ул 1885 елда төзелгән була), ә руханины 1930 елда җәзалаганнар. Бүгенге көндә изге урын тергезелә, булачак чиркәү урынына Тәре куйганнар. 2016 елда Стәрлетамак шәһәренең Изге Никола кафедраль чиркәве карамагында рухани П.Варламов исемендәге православие мәгърифәт үзәге ачылган.



Әйе, Пребраженовка – күпмилләтле авыл, алар бер тату гаилә булып яши. Чараның төрле мәйданчыкларында моны күрергә мөмкин иде. Милли мәдәниятләр аллеясында кунакларны халык уеннарында катнашырга чакырдылар, рус, башкорт, татар, чуаш, украин ризыкларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, чуаш милли киемендә Л.С.Матвеева туган телендә җыр башкарды һәм табынга чакырды. “ Мин үзем Косяковкадан, элек биредә яшәдем, хәзер – Төрешледә. Җырларыбызны, мәдәниятебезне яратам һәм менә шундый чараларда катнашам”, - диде Людмила Семёновна.


Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар дәртле җырлар белән кунакларның йөрәген җилкендерде. Ир-егетләр – Виталий Иванов, Юрий Федоренко, Пётр Жуйконы (аккомпаниатор) аеруча җылы каршыладылар. Артистлар арытабан да җырларга әзер иде, ләкин оештыручылар бәйрәм программасыннан тайпылдырмады. Ә алда байтак кызыклы нәрсәләр көтә иде: славян хәрефләре парады, әдәби сәламләү, шулай ук башка мәйданчыклар, алар мәктәп территориясендә оештырылды.
Балалар әйлән-бәйлән уйнады, тел байлыгын чагылдыручы рус әлифбасы турында шигырьләр сөйләде.


Преображеновка җиренең талантларга бай булуын халык осталары күргәзмәсендә күрергә була иде. Кайбер эшләр – гаиләнең уртак тырышлыгы җимеше. Мәсәлән, Әбуталиповлар, Васильевлар чигелгән, бәйләнгән келәмнәр, тапочкалар, курчаклар һәм башкалар тәкъдим итте. Храповецкийлар гаиләсе “джуттан филигрань” техникасында эшләнмәләр алып килгән. Агач остасы Анатолий Петрович Ждановның да эшләре бар иде. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы кул эшләре остасы Мария Ивановна Ломоносова да үзе бәйләгән киемнәрне тәкъдим итте, салкын көннәрдә алар тәнне дә, җанны да җылыта, чөнки Мария Ивановна аларны бар күңелен биреп бәйләгән. Күргәзмәдәге барлык эшләрне санап бетәрлек түгел иде.


Үләннәр белән дәвалаучы биология укытучысы Антонина Алексеевна Ибраһимова оештырган почмак та игътибарны үзенә җәлеп итте, анда үсемлекләрнең шифасы турында белергә мөмкин иде. Умартачы Җиһанур Мәүлияр улы Кинҗәгулов исә татлы дарулар – балның төрле сортларын тәкъдим итте.


Мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Светлана Викторовна Әхмәтгалина “Бәхет капчыгы” славян бөтиен эшләү буенча мастер-классында һәр кунакка үзен тылсымчы итеп тоярга булышты. Бу бөти капчык киндереннән тегелгән янчык рәвешендә. Аны җимешләр, үләннәр, тимер акча белән бизиләр, аларның һәркайсы нәрсәне булса да аңлата, мәсәлән, кузаклылар һәм кыяклылар бай һәм тук тормышны. Бу тылсымлы бөти үзенең хуҗасын төрле бәла-казадан саклый дип исәпләнә. Мастер-класста катнашкан һәркем үзе ясаган һәм чәчкәләр, орлыклар, үләннәр белән бизәгән бөтине үзенә алды, әлбәттә.


А.С.Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмасы мотивлары буенча куелган спектакль тамашачыларның күңел түренә үтеп керде.


... Утны сүндерәләр, әкиятченең тавышы яңгырый. Һәм князь Владимир, аның чибәр кызы Людмила, батыр Руслан, баһадирлар, Сихерче һәм башкалар җанлана.
Кунакларга әкият геройларының костюмнары, матур реквизитлар бик ошады. Ә бит аларны уйлап табарга гына түгел, тегәргә, сатып алырга, кайберәүләрен үз кулларың белән эшләргә кирәк булган. Поэмадан зур-зур өзекләрне ятлап, әкият образларын төгәл бирә алучы яшь артистларның тамашасы барсының да күңеленә хуш килде.


Спектакльнең ахыры бәхетле булды – геройлар туй ясады. Аннары тамашачылар мәктәп елларыннан таныш юлларны хор белән сөйләде: “У лукоморья дуб зелёный, златая цепь на дубе том...”


Чараның соңгы аккорды – Славян язмасы һәм мәдәнияте көне эстафетасын тапшыру. Бәйрәм логотибы Яңа Отрадовка авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ю.В.Валетовага тапшырылды. Эстафета дәвам итә. Традицияләр яши.

Читайте нас: