“Китап – белем чыганагы”. Танылган совет язучысы Максим Горький әйткән бу канатлы сүзләр авыл халкына белем таратучы китапханәләрнең асылын чагылдыра. XXI гасыр үзенең яңа мәгълүмат технологияләре белән хакимлек итсә дә, китапханәләр һәм Интернет заманы үзләренең төп тәгаенләнеше – мәгълүмат чыганагы булудан туктамады. Хәзерге заман китапханәләрен, дөрестән дә, мәгълүмат-белем бирү үзәге дип атыйлар.
Фәйзрахман Якуп улы фронтка киткәнче авыл Советына идарә итә. Билгеле, гәзит-журналларны яздыралар, ә китапларны сатып алу өчен яшьләр түләүле концертлар һәм спектакльләр куя. Бу эшнең үзәгендә беренче комсомолчылар Миңнегали Ибатуллин, Һидият Мөхәммәтшин, Шәриф Мусин, Нәҗметдин Рәхимов, Шәһидулла Хисмәтуллин була.
Ул елларда элекке клубка өстәп салган уку йорты (изба-читальня) 1964 елга кадәр авыл китапханәсе ролен үти.
Лалә Габидулла кызы (мәктәп директоры Хаҗигали Корбангали улы Ишморатовның тормыш иптәше) Талач авыл китапханәсен оештыручы булып санала. Ул 1948 елдан 1958 елга кадәр авыл китапханәсендә эшли, аннары 1972 елга кадәр Талач мәктәбе китапханәсен җитәкли.
1958 елдан башлап авыл китапханәсе эшен Кырмыскалыдан килгән Саимә Насретдинова дәвам итә. Ул чакта китапханәдә 500дән ашу китаплар була, күпләп гәзит-журналлар алдыралар.
1961-1991 елларда Фәридә Сабир кызы Төхвәтуллина (Биккулова) авылның алыштыргысыз китапханәчесе була. Китап фонды тулылана, ә укучылар саны артканнан-арта, бу бигрәк тә 1964 елда яңа, иркен кирпеч клуб бинасына күчкәннән соң сизелә. Китапханә беркайчан да буш тормый. Монда колхоз эшчәннәре, укытучылар һәм укучылар йөри. Моңа мәктәп директоры Әхмәт Кәбир улы Әһлиуллин да булышлык итә. Ул еш кына мәктәпкә шагыйрьләрне, язучыларны очрашуга чакыра. Тел укытучылары Фәрзәнә Шакир кызы Нагаева, Хәлимә Денислам кызы Кидрәчева, Әсма Гали кызы Яхина, Мидхәт Хәбибулла улы Шәфиев даими рәаештә рус, татар, башкорт язучыларының әсәрләре буенча уку конференцияләре үткәрә.
1992 елдан Талач авыл китапханәсен Р.С.Төхвәтуллина җитәкли. Ул да бу изге традицияләрне дәвам итә. Талач авыл китапханәсе районда иң яхшылардан санала. Китап фондында 10 000 нән ашу китап бар, 750 укучы исәпләнә. Китапханә балалар бакчасы бинасында урнашкан. Аны рухи азык алу, авылдашлар белән җылы аралашу урыны, татар әдәбиятын яратучылар үзәге дип атарга була.
Роза Сәхиулла кызы үз эшенә иҗади карый. Бит китапханә эше күпкырлы: төрле китап күргәзмәләре, әдәби чаралар, китап презентацияләре. Китапханә эшендә халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен пропагандалауга да зур урын бирелә. Монда фольклор бәйрәмнәре үткәрү инде традициягә әверелде. Мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә милли татар бәйрәмнәре “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Нәүрүз”, “Әбиемнең күңел сандыгы”, “Исем кушу” һ.б. үткәрелә. Авылның юбилеена багышланган “Саумысыз, авылдашлар” (2007 ел), “Шәҗәрә” бәйрәмнәре Талач авылы халкы күңелендә матур истәлек булып саклана. Ел саен яраткан якташ язучыбыз Ә.К.Әһлиуллинның туган көнендә кичәләр, аның иҗатына багышланган конференцияләр үткәрелә.
Роза Сәхиулла кызы “Стәрлетамак үзәк китапханә системасының иң яхшы ел китапханәчесе” конкурсында күп тапкырлар җиңү яулады. 2006 елда “Иң яхшы башкортча китап” конкурсында катнашты. Конкурсның икенче этабына тәкъдим ителгән 100дә ашу эш арасында 15 билгеләнде, шулар арасында талач китапханәсе дә бар. Китапханә филиалы мөдире Р.С.Әһлиуллина крайны өйрәнү буенча эш тәкъдим итеп, грамота белән бүләкләнде, авыл китапханәсенә китап комплекты тапшырылды. Роза Сәхиулла кызы шулай ук БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы Мактау грамотасы, БР Мәдәният министрлыгыннан диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Р.С.Әһлиуллина авыл тормышында актив катнаша. Яшьләр мәдәни үзәге каршында авыл клубы художество җитәкчесе буларак, ул клубтагы чараларга һәм барлык авыл бәйрәмнәренә сценарийлар яза. Роза Сәхиулла кызы урындагы хтын-кызлар советы рәисе, бу аңа авылдашларының тормышы, көнкүреше, һәр гаиләнең проблемалары белән танышу мөмкинлеге бирә. Ул кешеләр мөнәсәбәтләрен көйли белә, һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
Авыл һәм мәктәп китапханәләре һәрвакыт килешеп эшли. 1972 елдан мәктәп китапханәсендә Габидуллина Фәүзия Барый кызы эшли. Аңа адәр 1961 елдан ул өлкән пионервожатый, аннары башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Педагог буларак балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияли. Китапханә эшен уңышлы оештырганы өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде ул. Фәүзия Барый кызы хатын-кызлар советы әгъзасы, агитатор, мәктәп профкомы әгъзасы буларак җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша. Аннары ул әле – район гәзитенең үз хәбәрчесе дә. Шулай ук Фәүзия Барый кызы 1970 елдан 1985 елга кадәр район һәм республика матбугатларында бастырылган авыл турындагы язмаларны җыеп барган һәм китапханә советы әгъзалары белән берлектә “Талач һәм талачлылар турында басмалар” дип аталган 11 альбом төзеде. Алар мәктәпнең крайны өйрәнү музеенда саклана һәм авылыбыз тарихының бәяләп бетергесез документы булып тора. Үзенең 83 яшендә ул бу эшне өендә дәвам итеп янә бер зур альбом төзеде. Бу материалларны миңа биргәне өчен аңа чиксез рәхмәтлемен.
Бүген дә Фәүзия Барый кызы авыл халкы тормышы белән кызыксынып яши, аларга ярдәм итәргә һәрчак әзер ул, аны еш кына мәктәп чараларына да чакыралар. Аның эшен кызы дәвам итә. Зилә Рәшит кызы Хәлиуллина әнисе эзеннән китте. Талач мәктәбендә дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшен оештыручы булып эшли һәм китапханә эшен алып бара.