Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
5 июль 2019, 13:33

«КИТАПХАНӘГӘ БҮГЕН ЯЗЫЛ! ИРТӘГӘГӘ КАЛДЫРМА!”

Июнь-августта район китапханәләрендә шундый баш астында акция үтә. Аның кысаларында китапханә хезмәткәрләре халык күп булган һәм ачык урыннарда (җәйге китап уку залларында, китапханә күтәрмәсендә, паркларда) атна саен шимбә көнне төрле чаралар үтә. Матур шарлар, плакатлар белән бизәлгән мәйданчыклар “Китап уку ничек яхшы! Китап уку модалы!”, “Китапханәдә ничек яхшы! Чөнки биредә бар да сезнең өчен!”, “Китапханәгә языл – бүләккә буклет ал” һәм башка чакырулар белән китапханәгә язылырга чакыра.


Шундый чаралар Золотоношка, Төрешле, Айгөл, Косяковка, Покровка, Түбәнге Усылы, Яңа Васильевка, Чуртан авылларында, биләмәара үзәк балалар китапханәсендә үтте, алар барышында 30дан ашу китап укучы өстәлде.


Биләмәара үзәк балалар китапханәсендә акция көнендә Смирновлар гаиләсе – картәни, әни, ике бала китапханәгә язылган.


Акция дәвам итә һәм теләге булган һәркем анда катнаша ала.

Читайте нас: