Күптән түгел Куганак модельле китапханәсе җәйге лагерьда ял итүче балаларны “Шәҗәрә бәйрәме”нә чакырды.
Һәр кеше үз гаиләсенең тарихын, ата-бабаларының кемнәр булуын белергә тиеш. “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, - дип халык юкка гына әйтмәгән.
Нәрсә ул шәҗәрә? Китапханә хезмәткәрләре һәм Куганак мәктәбе укытучылары укучыларга аның нәрсә аңлатканын сөйләде, шулай ук Башкортстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Укучылар Ватан, гаилә, шәҗәрә турында шигырьләр укыды.
Бәйрәмгә килүчеләрне башкорт теле укытучысы М.Т.Шәмсетдинова тәкъдим иткән борынгы әйберләр кызыксындырды. Анда милли бизәнгечләр, күкрәкчә, читекләр һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары, гаиләнең җанга җылылык бирүче, буыннан-буынга күчүче истәлекле әйберләре бар иде. Балалар да, өлкәннәр дә борынгы һәм СССР заманындагы әйберләргә сокланып карады: китапханәдә Миңсылу Тимерхан кызының шәхси музее экспонатларыннан күргәзмә оештырылган иде.
Авыл китапханәчесе Л.С.Петрова чуаш шагыйре К.В.Иванов турында сөйләде, аның әсәрен чуаш телендә һәм рус телендәге тәрҗемәсен укыды.
Дәртле “Әпипә” биюе татар мәдәниятен чагылдырды. Укучылар шулай ук төрле милләт уеннарында катнашты: “Тирмә”, “Сукыр аучы”, “Йомырканы илтеп җиткер” һ.б.
Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына “Башкортстан халыклары” китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.