Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
8 август 2019, 12:47

Һәр документ – кыйммәтле мирас

Һәр документ – кыйммәтле мирас Башкортстан Республикасының дәүләт архив хезмәтенә – 100 ел

Архивларда сакланган тарихи мирас асылда ил-төбәк елъязмасын, халык хәтерен гәүдәләндерә. Башкортстан Республикасының архив хезмәте барлыкка килүгә 100 ел тула. Шушы истәлекле дата уңаеннан дәүләт һәм җәмгыять тормышында зур роль уйнаган архивларның әһәмияте, атап әйткәндә, төп архивыбызның үткәне һәм бүгенгесе хакында Башкортстан Республикасының Милли архивы директоры Гали Хәйретдинов белән әңгәмә кордык.


— Гали Галәветдинович, тәүге документларның борынгы чорларда ук барлыкка килүе һәркемгә мәгълүм — архивларда сакланган шушы кыйммәтле язмалар заманнар сулышын безгә җиткерә. Ә ни өчен соң Башкортстан архив хезмәтенең 100 еллык юбилее 11 августта билгеләнә?


— Әйе, сез хаклы. Чынлап та, бик борынгы язмалар берничә мең еллык тарихка ия. Ә Русиядә архив хезмәте дәүләтчелеккә нигез салынган чорда барлыкка килә. Петр I пат­шалык иткән заманда архив хезмәте хакында тәүге законнар кабул ителә. XX гасыр башларына кадәр һәр оешма, учреждение документларын үзендә саклаган, шунлыктан кайбер мөһим язмалар исраф ителгән. Мәсәлән, 1759 елда янгын вакытында Уфа архивындагы байтак документ юкка чыга. Мондый күңелсез хәлләр даими булып тора, шуңа күрә архив саклагычларын арытаба таш яки кирпечтән төзергә карар ителә.


Совет власте архив өлкәсендә тәртип булдыру максатында бердәм дәүләт органы төзү буенча зур эш җәелдерә. В.И. Ленин 1918 елың 1 июнендә “Архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында”гы декретка кул куя. Нәкъ шушы норматив акт, илебездә архив эшен дәүләт карамагына күчереп, документларны тиешенчә саклауны төп бурыч итеп билгели.

Былтыр Русиядә дәүләт архив хезмәте барлыкка килүгә 100 ел тулды, шуңа бәйле, илдә, шулай ук безнең республикада да фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр, конкурслар һәм башка чаралар оештырылды.


1919 елның 11 августында РСФСРның Баш архив идарәлеге коллегиясе Уфа бүлекчәсен булдыру турында карар кабул итә, һәм шушы бурычны үтәү өчен Башкортстанга вәкил итеп революционер Б.А. Гинзбург-Кольцов җибәрелә. Менә шушы дата, ягъни Русия архивының Уфа губернасындагы бүлекчәсен төзү хакында документка кул куел­ган көн, Башкортстан дәүләт архив хезмәтенең туган көне дип исәпләнә.


— Сез әле Уфа губернасының архивы ничек төзелүе турында бәян иттегез. 1919 елның мартында, автономия алуга ирешкән Кече Башкортстанда архив мәсьәләсе ничек торды икән?


— Чынлап та, узган гасырның 1919-22 елларында Башкортстанда Уфа губернасы һәм Кече Башкортстан була. 1920 елның 18 мартында Башкорт Совет республикасының Вакытлы революцион комитеты президиумы утырышында Әхмәтзәки Вәлидовның тәкъдиме белән яшь республиканың үз архивын төзү хакында карар кабул ителә. 1922 елда инде, Уфа губернасы гамәлдән чыгарылып, аның биләмәсе Башкорт республикасы составына кертелгәч, Уфа архив бүлекчәсен БАССРның Үзәк архивына кушалар.


Шул катлаулы дәвердә дә, Гражданнар сугышы барган вакытта, Башкортстан җитәкчеләре архив эшен тиешенчә оештыруны үтә мөһим дәүләт бурычы дип исәпләгән. Аларның хәстәрлеге аркасында бик күп архив документлары саклап калына. Бу уңайдан без күренекле дәүләт эшлеклесе Шәһит Ходайбирдинга аеруча бурычлыбыз: Башкортстан коммунистларына мөрәҗәгать итеп, ул партия тарихы һәм революция хәрәкәтенә бәйле документларны — кулъязмалар, листовкалар, фотосурәтләр һәм башкаларны махсус бюрога җибәрүне үтенә.


— Бөек Ватан сугышы елларында архив хезмәтенең эшчәнлеге дә күпләрне кызыксындыра, дип уйлыйм.


— Илебез тарихындагы иң фаҗигале, иң авыр чор, әлбәттә, архивлар өчен дә сынау еллары була. Сугыш башланыр алдыннан, 1939 елда, Башкорт АССРының Үзәк дәүләт архивы республиканың Эчке эшләр халык комиссариаты карамагына күчерелә. Сугышның тәүге елларында ук Башкортстан архивы Уфага эвакуацияләнгән СССРның Халык комиссариатлары, үзәк учреж­дениеләре архивларын кабул итү буенча гаять зур эш башкара.


— Заманалар сынавын уңышлы үтеп, исемен үзгәртсә дә, асылын югалтмаган республикабызның төп архивының бүгенгесе ничек?


— Чынлап та, ил кичергәнне архивлар да кичерә. Бүген республиканың төп архив учреждениесе булып исәпләнгән Милли архив ышанычлы адымнар белән алга бара. Әле безнең архив киштәләрендә 13 меңнән артык фонд һәм 2,6 миллион эш исәпләнә. Көн саен 30-40лап кеше төрле үтенечләр белән архивка мөрҗәгать итә. Мәсәлән, хаклы ялга чыгучылар, эш стажы, хезмәт хакы турында мәгълүмат юллап, фәкать безгә килә. Үз нәсел-нәсәбе белән кызыксынып, архив документлары белән танышырга теләүчеләр дә елдан-ел арта бара. Шушы ихтыяҗны исәпкә алып, 2017 елда Шәҗәрә үзәге төзедек — бу хезмәткә мөрәжәгать итүчеләргә без бай эчтәлекле шәҗәрәләр эшләп бирәбез.

Иң мөһиме — архив хезмәткәрләрен күптән борчыган иң зур проблемаларны республика җитәкчелеге уңай хәл итте: беренчедән, ел башыннан хезмәткәрләрнең эш хакы шактый арттырылды, икенчедән, Милли архив өчен “Башинформсвязь” җәмгыятенең Гоголь урамындагы буш торган бинасы сатып алынды, өченчедән, документларны санлаштыру өчен кыйммәтле сканерлар һәм башка кирәкле җиһазларга ия булдык. Моннан тыш, К. Маркс урамындагы төп бинада капиталь ремонт башкарылды – хәзер ул заманча төс алды. Шушы көннәрдә Совет Һәм Индустриаль урамнарында урнашкан архив саклагычларны да ремонтларга тотындык. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен, әлбәттә, зур чыгымнар таләп ителә. Архивлар хакында олы хәстәрлек күргән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә без, барлык архив хезмәткәрләре, бик рәхмәтлебез. Хәзер инде тарих белән кызыксынучылар, тузан йотып, калын-калын архив төпләмәләрен актарып утырмый, ә уку залында урнаштырылган компьютерлар ярдәмендә һәркем үзен кызыксындырган мәгълүматларны таба ала.


Шул да мәгълүм булсын: Башкортстан Республикасының Матбугат палатасы 2015 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә бүлек сыйфатында Милли архивка кушылды. Ул тиздән Октябрь проспектыннан Гоголь урамындагы яңа бинага күчәчәк.


— Олы юбилей зур эшләр таләп итә. Бу уңайдан Милли архив бүгенге көндә нинди чаралар үткәрә?


— Республика архив хезмәтенең 100 еллыгын билгеләү турында Башкортстан Хөкүмәте былтыр кабул иткән карарга ярашлы, байтак чаралар үтте дә инде: гәзит-журналларда мәкаләләр дөнья күрде, радио-телевидениедә чыгышлар булды, берничә фәнни-гамәли конференция, күргәзмәләр оештырылды. Башкортстан архивының бай тарихы хакында юбилей китабы, Милли архив фондлары турында белешмә, календарьлар нәшер ителде, Башкортстан телевидениесе ярдәмендә республика архивы тарихы һәм шәҗәрә турында документаль фильмнар төшердек. Укучылар һәм яшьләр арасында үткәрелгән “Ыруым елъязмасы – халкым тарихында” һәм “Башкортстан шәхесләре шәҗәрәләре” дип аталган фәнни-тикшеренү конкурслары аеруча әһәмиятле һәм истә калырлык булды. Чираттагы III ачык республика конкурсы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышлана. Яңа уку елы башлану белән өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм яшьләр яугир дәү әтиләре, тыл хезмәткәрләре булган дәү әниләре турында төпле фәнни эшләр башкарыр һәм кадерле кешеләренең шәҗәрәләрен эшләр, дип ышанабыз. Бу конкурс турында мәгълүмат шушы көннәрдә шәһәр, район хакимиятләренә һәм министрлыкларга җибәреләчәк.

Янә шуны әйтеп үтәргә кирәк: Башкортстан дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан май аенда “Торатау” Конгресс-холлында республиканың барлык муниципаль архивлары, төрле министрлык, ведомство вәкилләре катнашлыгында тантана узды. Октябрь аенда безне зур юбилейга багышланган янә бер мөһим чара көтә: Идел буе федераль округы төбәкләренең архив җитәкчеләре чираттагы фәнни-методик совет утырышына Уфага җыелачак. Әле аңа әзерлек бара.


— Күпләрне шул сорау кызыксындыра: архивта сакланган барлык документлар белән дә танышып буламы? Тарихчылар, журналистлар, гомумән, гади кешеләр өчен чикләү юкмы?


— “Русия Федерациясендә архив эше турында” Закон дәүләт архивларында сакланган документларны файдалану тәртибен билгели, без шушы законга таянып эш итәбез. Аңа ярашлы, һәркем архивка килеп, ирекле рәвештә үзен кызыксындырган документ белән таныша ала. Ләкин аерым чикләүләр дә бар: алар дәүләт сере грифы белән сакланган документларга кагыла. Әмма мондый язмалар ел саен акрынлап әйләнешкә кертелә бара. Дәүләт сере чагылыш тапкан документлар — 30, ә инде шәхесләрнең тормышына бәйле конфиденциаль мәгълүматны үз эченә алган язмалар 75 ел үткәч кенә җәмәгатьчелек игътибарына чыгарыла.


— Тарихи мирасны күз карасыдай саклаган архивларсыз җәмгыятьне күз алдына да китереп булмый. Аларның киләчәге хакында ни әйтер идегез?


— Дәүләтнең генә түгел, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятиеләр, оешмалар, хәтта гаиләләрнең дә үз архивлары бар. Тарихи-социаль яктан зур әһәмияткә ия булган язмаларны кадерләп саклап, аларны киләчәк буыннарга җиткерү — барыбыз өчен дә изге бурыч. Илебез, республикабыз һәм туган як тарихы хакында бай мәгълүматлар кыйммәтле язма мирас саклаган архивлар, һичшиксез, киләчәктә дә дәүләтебезнең ышанычлы терәге — мәгълүмати калканы булып калачак.


— Гали Галәветдинович, кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт! Олы юбилей белән барлык архив хезмәткәрләрен ихлас тәбриклибез, эшләрегез арытаба да ырамлы барсын!


Нияз БУЛАТОВ әңгәмәләште.

"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: