Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
23 гыйнвар 2020, 16:45

МӨРСӘЛИМ ХАЛКЫ ӨЧЕН ЗУР БӘЙРӘМ БУЛДЫ

22 гыйнварда Мөрсәлим авылында тантаналы рәвештә яңа мәдәният йорты ачылды

22 гыйнварда Мөрсәлим авылында тантаналы рәвештә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. 21 гыйнвар көнне төбәк җитәкчесе яңа мәдәният йортында булды. Ә тантаналы ачылу вакытында сәхнәдән аның видео котлавы яңгырады.

Яңа мәдәният йорты - Русия Президенты В.Путинның май указларын үтәү буенча тагын бер адым. Чөнки биредә яшәүчеләр әлеге вакыйганы берничә дистә ел көтте. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә Мөрсәлимгә эш сәфәре вакытында, биредә нинди талантлы балалар яшәвен һәм курчак театры өчен үз пьесаларын әзерләүләрен күреп, яңа заманча мәдәният йорты төзергә вәгъдә бирде. Һәм үз вәгъдәсен үтәде.

“Мин сезнең белән бергә авылда шундый искиткеч мәдәният йорты барлыкка килү шатлыгын уртаклашам! Бу көнне мин сезнең белән булырга теләр идем, ләкин графикым шактый катлаулы, - диде Радий Хәбиров үзенең видео котлавында. - Менә дигән мәдәният йорты төзелде. Сез моңа лаек дип саныйм, сезнең талантлы балаларыгыз, талантлы кешеләрегез бар. Бер үтенеч: биредә тормыш кайнасын, карты да, яше дә килсен, авылның үсүенә сөенсен.

Без төньяк-көнчыгышка ярдәм итәчәкбез, Салават районына ярдәм итәчәкбез, Мөрсәлимгә ярдәм итәчәкбез.

Яңа очрашуларга тиклем!”

Мөрсәлим авыл җирлеге халкын бу истәлекле вакыйга белән Салават районы башлыгы Марс Кашапов, БР мәдәният министры урынбасары Гөлнара Хәмитова, БР Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Светлана Туразянова, БР капиталь төзелеш идарәсе вәкиле Александр Чернядьев, Мөрсәлим авыл җирлеге башлыгы Альберт Садыйков һәм башкалар котлады.

Аннан соң яңа, барлык музыка җайланмалары белән җиһазландырылган сәхнәдә Салават районы сәнгать осталары концерты булды.

Читайте нас: