Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
13 апрель 2020, 19:00

"ЗӨЛӘЙХА КҮЗЛӘРЕН АЧА" СЕРИАЛЫ БАШЛАНА

Ә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова “Зөләйха күзләрен ача” сериалына саундтрек яздырган


Бүген "Россия 1" телеканалында Гүзәл Яхина романы буенча "Зөләйха күзләрен ача" исемле күп серияле фильм күрсәтелә башлый. Анда Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Закирҗанова, Илназ Хәбибуллин @ilnazkhabib , Фернат Насыйбуллин @fernat1976 һәм артист Илнар Низамиевның улы @ilnarnizami - Исмәгыйль Низамиев (Йосыф- Зөләйханың улы ролендә) төшкән. Елның иң көтеп алынган премьерасында күрше респулика артистларының катнашуы зур куаныч.
“Голос”та җиңеп, миллионнарча тамашачыларның сөюен яулаган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова “Зөләйха күзләрен ача” сериалына саундтрек яздырган.
“Бу – “Ай, былбылым” дип аталган татар халык җыры һәм ул яңа “Этно” альбомына кертеләчәк,- дип хәбәр итә “Татаринформ”.
Онытмагыз: Гүзәл Яхинаның роман-бестселлеры буенча төшерелгән сериалның премьерасы бүген, 13 апрельдә, “Россия-1” каналында күрсәтеләчәк.
Фото: 24smi.org

Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: