Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
17 апрель 2020, 14:15

МУЗЕЙНЫ БЕРГӘЛӘП БУЛДЫРЫЙК!

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Шул хакыйкатьтән чыгып, XX гасырның 70 нче елларында Стәрлетамак районы мәктәпләрендә крайны өйрәнү музейлары һәм тарих почмаклары булдырыла башлады.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Шул хакыйкатьтән чыгып, XX гасырның 70 нче елларында Стәрлетамак районы мәктәпләрендә крайны өйрәнү музейлары һәм тарих почмаклары булдырыла башлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан бу эш активлашты, чөнки көнбатыш илләрендә җиңүче совет халкының ролен киметеп, Икенче бөтендөнья сугышын үзләренең файдасына үзгәртергә теләүчеләр аз түгел. Яшь буында ата-бабаларының хезмәти һәм сугышчан казанышлары өчен горурлык тойгысы тәрбияләү һәм халкыбызның бай тарихын онытырга юл куймау максатларында тарихи документлар, көнкүреш әйберләрен, хезмәт коралларын җыю һәм өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Стәрлетамак районы республикада үзенең күп милләтле патриот халкы белән танылган. Районда русслар (35,5 %), татарлар (23,2 %), башкортлар (21,6 %), чувашлар (12,3 %) һәм башка милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Һәр милләтнең үзенең телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү һәм саклап калу өчен мөмкинлекләре бар. Районда милли музейлар булдыруга игътибарны арттыру моның ачык мисалы.

Район хакимияте тәкъдиме буенча бүгенге көндә оештыру комитеты районда иң борынгы һәм тарихы яхшы өйрәнелгән Талач авылында татар халкы музеен булдыру буенча әзерлек эшләре алып бара. Аның өчен бина бирелгән, анда ремонт эшләре планлаштырыла.

Талачлылар бу инициативаны хуплады: үзләрендә сакланган эш коралларын, тормыштагы кирәк-яракларны, үзләре ясаган җиһазларны, чигелгән һәм сугылган тастымалларны, мендәр һәм өстәл япмаларын, кызыклы әйберләрне булачак музейга бүләк итә. Форсаттан файдаланып, Бүреказган авыл биләмәсе хакимиятенә, шәхсән Солтанов Фәнүс Барый улына, Башкортстан Татарлар конгрессының Стәрлетамак районы бүлеге башкарма комитеты рәисе Баһаветдинов Әхәт Ибраһим улына, Стәрлетамак районы татар үзәге җитәкчесе Богданова Нурия Габдрәфыйк кызына, Талач авылы мәктәбе педагогия коллективына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Кызыклы экспонатлары өчен актив авылдашларыма: Фәүзия Барый кызы Габидуллинага, Минзифа Барый кызы Хәйретдиновага, Әмир Гәлләм улы Хәйретдиновка, Саҗидә Сәхәветдин кызы Юдаевага, Әлфия Газыйм кызы Нигъмәтуллинага, Римма Муса кызы Мөлековага, Зиннур Зиләвир улы Мәхмүтовка, Дамир Хәлиҗан улы Биккуловка, Зүфүрә Галләм кызы Ишмуратовага, Фәйрүзә Фәнил кызы Хөснетдиновага, туганнар Юлдашевларга, Ямасиповларга, Рәхимкуловларга аеруча рәхмәтлемен. Гөлзада Гариф кызы Вахитованы билгеләп үтәсе килә һәм Алга, Латыйп авыллары тарихын язганда аңа иҗади уңышлар телибез.

Талачлыларның музей оештыру буенча эш тәҗрибәсе бар. 1970 елда Гатифә Мозаффар кызы Әскәрова җитәкчелегендә төзелгән туган якны өйрәнү музее беренче булып 1977 елда рәсми сертификат алды. Музейда уникаль экспонатлар саклана: мамонт сөякләре һәм казык тешләре, мөгезборын мөгезе, 1973 елда сөрүлектә табылган сармат чоры кылычлары һәм хәнҗәрләре, 1982 елда Талач курганында табылган һәм бакыр чорга караган балчыктан эшләнгән савытлар. Туган якны өйрәнү музее экспозицияләрендә күренекле талачлыларның хезмәти һәм сугышчан батырлыклары тәкъдим ителгән.

Без Стәрлетамак районы һәм Стәрлетамак шәһәре кешеләренә, халкыбыз тарихына битараф булмаганнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Бары тик сезнең ярдәм белән без 15 татар авылы тарихын мәңгеләштерә, Стәрлетамак районында туып-үскән халкыбызның күренекле вәкилләре турында материаллар җыя һәм саклап кала алабыз. Әгәр сездә ата - бабаларыгызның, туганнарыгызның, авылдашларыгызның хезмәт һәм сугышчан юллары турында сөйләүче документлар, хатлар (күчермәсе дә ярый) сакланган булса; тарихи күзлектән кызыклы экспонатлар, китаплар, брошюралар яки ХХ гасыр казанышларын чагылдыручы техник чаралар (мәсәлән, радиоприемниклар, керосинка, беренче совет телевизорлары, фотоаппаратлар, катушка магнитофоннары һ.б.) бар һәм сез алардан файдаланмыйсыз икән, безгә түбәндәге телефоннар аша шалтырата аласыз: 27-57-23; 8-987-581-58-65; 27-55-25. Сез шулай ук безнең белән Бүреказган авыл Советы биләмәсе хакимиятенең электрон сайты аша да элемтәгә керә аласыз.

Без шулай ук Алатана, Казадаевка, Максимовка, Наумовка, Отрадовка һәм Усылы авыл Советлары биләмәләре хакимиятләренең музей концепциясе буенча кирәкле мәгълүматларны Бүреказган авыл Советы хакимияте сайтына җибәрүләрен сорыйбыз.

Иганәче ярдәме күрсәтергә теләүчеләргә 27-57-26; 8-906-002-43-20 телефоннары буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.

А. ГОБӘЙДУЛЛИН, оештыру комитеты рәисе.

Читайте нас: