Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
23 апрель 2020, 15:15

"АЙ, БЫЛБЫЛЫМ" ҖЫРЫ КҮПЛӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕНӘ ҮТЕП КЕРДЕ

Динә Гарипова башкарган бу җырны хәзер башка милләт халкы да үз итә.

"Зөләйха күзләрен ача" китабы турында да, телесериалы хакында да фикерләр төрлечә булды. Ләкин соңгысында яңгыраган җырлар татардан ерак кешеләрнең күңеленә үтеп керердәй итеп башкарылды. Бу хакта җырчы Динә Гарипова үзе менә нәрсә ди.

— Сериалда татар җырлары яңгырый, шуларның берсе – ​ "Ай, былбылым". Бу – ​ борынгы татар җыры һәм бөтен татарлар тарафыннан яратылган җырларның берсе. Аны башкаруда, яздыруда иң авыры нәрсә булды? - дип кызыксынган аннан "Азатлык".

— Бу җырны балачактан ук беләм. Әнием аны бишек җыры буларак җырлап мине үстерде. Яратам, якын итәм, чөнки ул канга сеңгән. Балачактан ук җырчы булырга хыялланганга күрә, үскәч, үз альбомнарым барлыкка килгәч, концертларым оештырылганда, бу җыр, һичшиксез, минем репертуарымда булачак дип хыялланып үстем. Татарлар өчен бу җыр – ​тарих, бу аның яшәеше, аның мәдәниятенең матур үрнәге. Әмма миндә аны татар теле, мәдәниятеннән ерак булган кешеләрнең дә күңелләренә үтеп керердәй итеп башкару теләге, максаты бар иде. Иң авыры шул булды.

Телне белмәгән килеш тә барысы да аның нәрсә турында икәнен аңласын яки уйлансын иде, дигән хыял белән эш иттек. Яңа, үзенчәлекле аранжировка ясалды. Мәскәүдәге концертта беренче тапкыр аны башкаргач, яныма килгән кешеләр җыр сүзләрен аңламадык, әмма җыр йөрәккә үтеп керде, нур белән уратып алды дип хисләре белән уртаклашты. Кешеләрдә матурлык, җылылык хисләре туа, чыннан да, ул ниндидер барысына да якын булган бишек җыры буларак кабул ителде. Радик Сәлимовка, Сергей Крыльцовка рәхмәт, алар халык җырының яңа яңгырышын булдыра алды. Төрле милләт кешеләре яза икән, димәк, ул һәр кешенең күңеленә үтеп керә алган һәм мин шуның белән бәхетле...

Фото: rustars.tv
Читайте нас: