Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
21 Май 2020, 11:10

Уфада Наҗар Нәҗмигә һәйкәл куелачак

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми һәйкәленең иң яхшы проектын булдыруга конкурс игълан ителде.

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми һәйкәленең иң яхшы проектын булдыруга конкурс игълан ителде. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, язучының 100 еллыгы 2018 елда киң билгеләп үтелде.

Һәйкәлне урнаштыру урыны - Совет урамында, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә бинасы артындагы мәйданда.

Конкурста катнашуга заявкалар, проектлар, аңлатма язулары, график материаллар һәм смета-финанс исәпләүләре авторлар тарафыннан 2020 елның 30 октябреннән дә соңга калмыйча Башкортстан Рәссамнар берлегенә түбәндәге адрес буенча: Уфа, Октябрь проспекты, 148 тапшырылырга тиеш.

Нигезләмә белән "Русия рәссамнар берлеге" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе сайтында танышырга була, дип хәбәр итә "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: vk.com

Читайте нас: