Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
2 гыйнвар 2021, 14:00

ЯНА ҖИҢҮЧЕ БУЛДЫ (Видео)

Якташыбыз "Голос" проектында җиңү яулады

"Башкортстан тагын илнең рәсми булмаган иң музыкаль төбәге исемен раслады - Нефтекамадан Яна Габбасова "Голос" вокаль конкурсында җиңүче булды! Күптән түгел генә без "Голос" финалчысы Рушана Вәлиеваны котладык. Безнең Земфира һәм Юрий Шевчук, абыйлы-энеле Абдразаковлар, ә соңгы елларда төрле хулиган яшьләр дә музыкада югары уңышларга ирештеләр. Якташларыбызның уңышларына без шат. Беренче мөмкинлек булу белән шәхсән Янаны да котлармын. Ул Нефтекаманың 11нче мәктәбендә "4" һәм "5"кә генә укый. Яңа йолдыз бөтен шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнашкан, ә менә хәзер безгә Яңа ел бүләге ясады - бөтен илгә дан казанды!" - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: /i.ytimg.com

Автор: Фануз Хабибуллин

kiziltan.ru

Читайте нас: