«Үзе бераз усал, үзе болай бер дә усал түгел шикелле…» Шагыйрьнең әлеге фикере Айсылу Габдиновага бик тә туры килә. Кыю, уйлаганын уеп сала торган талантлы, чибәр кыз ул. Яжа елга нинди уй-фикерләр белән керә, мактаулы исемнәр, иҗат турында ниләр уйлый – без әнә шулар турында сөйләштек.
:: Айсылу, 2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?
– Авыр, әмма истә калырлык күңелле вакыйгаларга да бай ел булды. Быел бөтен гаиләбез белән әтинең (Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов. – Ред.) 50 яшьлек юбилей концертын үткәрдек. Ул чыннан да шәп килеп чыкты. Мин моны тамашачылардан ишеткән фикерләрдән чыгып әйтәм инде. Быел зур бер хыялым да чынга ашты – яраткан артистым Анна Нетребко белән таныштым. Ул миңа Зур театрга билетлар бүләк итте. Татар кызының Андрей Малахов, Владимир Познер белән беррәттән утыруы да шәхсән үземә әһәмиятле тоелды. Спектакльдән соң исә Анна Нетребко белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.
:: Артист һәм укытучы кызы булу сине кысаларга кертәме, чикләүләре бармы?
– Бу – зур җаваплылык. Тормышта да, социаль челтәрдә дә мин чикләрне уза алмыйм. Өстәвенә үзем дә музыка мәктәбендә вокал дәресләре бирә башладым. Димәк, укучыларым һәм ата-аналар алдында да җаваплылык бар. Алар мине күзәтә, шуңа күрә мин артык сүз әйтә дә, яза да алмыйм. Кайбер башкаручылар социаль челтәрләрдә пиар белән шөгыльләнсәләр, мин ул гамәлләрне күз алдына китерә алмыйм.
:: Могҗизага ышанасыңмы? Яңа елда бар да яхшы була дигән ышану бармы?
– Мин могҗизага ышанам. Ләкин аны Яңа ел төнендә генә көтәргә кирәкми. Ул тормышыңда кинәт, син көтмәгәндә була.
:: Пандемия иҗатыңа, кесәңә нык тәэсир иттеме?
– Әгәр мин җырчы гына булсам, ул бигрәк тә тәэсир итәр иде, Аллага шөкер, минем төп эшем бар. Шуңа күрә тормыш бөтенләй туктап калмады, онлайн форматта булса да дәвам итте. Быел укыту буенча күбрәк эш алдым һәм шушы юнәлешкә басым ясарга дип уйлаган идем. Ләкин мин җырсыз үземне бәхетсез тоям икән. Шуңа күрә көч җыеп, яңадан җырлар яздыра, клиплар төшерә башладым.
:: Җырчыга продюсер кирәкме, ул үзе генә таныла аламы?
– Мин бу хакта бик еш уйланам һәм бөтен нәрсә матди мөмкинлекләргә килеп төртелә дигән фикергә киләм. Продюсерың булып та, синең белән эшләмәсә, аңардан бер файда да юк бит. Тавышың, моңың булып, финанс мөмкинлегең чамалы икән, шулай ук сәхнәгә күтәрелә алмыйсың. Бәлки элеккеге интервьюларда башкача әйткәнмендер, соңгы ике елда фикерем шул якка үзгәрде.
:: Продюсерлар белән эшләп тә карадың. Ниндидер тәҗрибә алгансыңдыр бит?
– Илфак Шиһапов сәхнәдә генә түгел, тормышта да укытучым иде. Юкса бит ел ярым гына бергә эшләп калдык, күп нәрсәгә өйрәткән, күп нәрсә биргән икән. Ул – сәхнәдә үзеңне тоту, җырны оста итеп тыңлаучыга җиткерә белү дә. Әлеге мәктәп Илсөя Бәдретдинова чыгышларында да сизелә. Без – төрле юлны сайлаган кешеләр, әмма мәктәп, ничек кенә алсаң да, бер инде. Ваһапов фонды исә мине дисциплинага өйрәтте. Анда җырны яздыруга башкача карыйлар. Җыр һичшиксез югары сыйфатлы булырга тиеш, аңа бик күп көч салырга кирәк. Илфак абый белән без бик тиз эшли идек. Ул миңа җырны бирә иде дә икенче атнага инде без аны яздыра да идек. Фондта бер җырны ярты ел эшләгән вакытлар да булды. Алып баручы буларак та тәҗрибә алдым. Һәм аларның берсенә дә үпкәм дә, үкенеч тә юк. Мин ул юлны үттем, шуңа бик шатмын.
:: Айсылу, хәзер артистларның мактаулы исемнәр алуы да вакыйга кебек кабул ителә һәм социаль челтәрләрдә бу җәһәттән дискуссия, бәхәс тә чыгып ала. Синеңчә, мактаулы исемнәрнең дәрәҗәсе калдымы, аларның артистка кирәге бармы? Илнар Мирановка атказанган артист исемен бирүгә ничек карыйсың? Интернеттагы, ул аңа лаек түгел, дигән фикер белән килешәсеңме?
– Мактаулы исемнәр артистка кирәктер дип уйлыйм. Ул – синең иҗатыңа бәя, ничек кенә карасаң да. Ләкин аның, чыннан да, бәясе төште. Ничә еллар күзәтеп барам, күп вакытта кайбер кешеләргә аның ни өчен бирелгәне аңлашылмый. Элек бит җырчы филармониядә яки башка мәдәни оешмада 10 ел хезмәт иткәч кенә аның исемен әлеге дәрәҗәгә тәкъдим иткәннәр һәм бик лаеклы кешеләргә генә әлеге исем бирелгән.
Элеккеге бик олы шәхесләрнең кайберләрендә әле дә бернинди исем-дәрәҗә юк. Хәзер исә аның нинди тәртип белән бирелүе, нәрсәләрнең искә алынуы аңлашылып бетми. Илнар Миранов исә әлеге исемгә лаек. Ул – чын мәгънәсендә профессионал. Аңа бәйләнгәнче, сәхнәгә бер белемсез, моңсыз килеш чыккан кешеләргә бәйләнсеннәр иде.
:: Бәлкем, халыкка профессионаллар кирәкмидер…
– Бик кызганыч, ләкин бу – хакыйкать. Анна Нетребко белән күрешеп, бу хәл турында Инстаграмга язгач, мин халыкта, журналистларда ниндидер кызыксыну булыр дип уйлаган идем. Вакыйга бит инде ул. Дөньякүләм танылган җырчы татар кызы белән таныша һәм Инстаграмда иҗатын күзәтеп баруын әйтә… Беркем кызыксынмады. Бер журналист хәтта, бу безгә кызык түгел, диде. Җырчы халыкны тәрбияләргә тиеш. Без әнә шул сыйфатны югалттык. Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичевлар тәрбияләгән зәвык бетте. Җиңеллек юлына бастык. Халыкның уйлыйсы килми.
Мин дә – опера мәктәбен узган классик җырчы. Минем сыйфатлы эстрадада хезмәт итәсем килә. Әмма ул авыр, анда уйланырга кирәк. Шуңа күрә ул киң массага кирәк түгел.
– Иҗатның, гомумән, акыл хезмәтенең тиешенчә бәяләнүен теләр идем. Шул вакытта мин әти-әниемне үзем теләгән җирләрдә ял иттерә, дөнья буйлап сәяхәткә алып чыга алыр идем.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова