Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
29 гыйнвар 2021, 12:00

«ӨЧ ТАГАН» ФИЛЬМЫ ПРОКАТКА ЧЫГА

«Өч таган» фильмының прокатка чыгу көне билгеле!

«Өч таган» фильмының прокатка чыгу көне билгеле!

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән картинаны 4 марттан Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Бу хакта фильмның режиссеры Айнур Аскаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Ике ел буена 50дән артык кеше эшләде. Мин зур ышаныч белән башкорт киносында мондый сыйфатлы тавышны һәм сурәтне күргәнегез юк дип әйтә алам! Ә музыкасы нинди?! Бәлки, iMAX залында да күрсәтербез», — ди режиссер.

«Өч таган» фильмы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелгән иде.

Автор : Ибрагимова Эльмира
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: