Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
12 февраль 2021, 13:40

ҖЫР – АНЫҢ ЮЛДАШЫ

Сүз “Рязаночка” халык ансамбле художество җитәкчесе, талантлы җырчы Татьяна Александровна Япрынцева турында бара. 3 февральдә Рязановканың моңлы җырчысы үзенең юбилеен билгеләде. Бу аның турында мәкалә язу өчен яхшы сәбәп булды.

Сүз “Рязаночка” халык ансамбле художество җитәкчесе, талантлы җырчы Татьяна Александровна Япрынцева турында бара. 3 февральдә Рязановканың моңлы җырчысы үзенең юбилеен билгеләде. Бу аның турында мәкалә язу өчен яхшы сәбәп булды.
Татьяна Александровна хаклы ялда, ә җыр элеккечә аның тугры дусты һәм ярдәмчесе булып кала бирә. Табигатьтән килгән матур моңлы тавышы белән ул балачагыннан алып хәзергәчә ничәмә тапкыр тамашачыларны сөендерә. Татьянаның гаиләсендә барысы да оста җырлаган һәм җырлый. Җырга гашыйклыгы мәктәп елларында тагын да ныгыган. Рязановка мәктәбенең музыка укытучысы Валентина Павловна Шмонина (узган гасырның 70 нче елларында “Рязаночка” ансамблен ул оештырган) балаларны үзешчән сәнгатькә җәлеп иткән, мәктәп хорын оештырган. Музыкага сәләтле укучылар белән ул аерым шөгыльләнгән. Аның тырышлыгы белән мәктәптә “Мәктәп еллары” ансамбле оештырылган.
Татьяна барлык мәктәп һәм клуб чараларында катнашкан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәр сайлау турында мәсьәлә тормаган. Кыз Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына укырга кергән. 1981 елда аны тәмамлаганнан соң туган авылына художество җитәкчесе булып кайткан. Яшь белгеч энтузиазм һәм яшьлек дәрте белән эшкә тотынган. Татьяна Александровна 24 ел дәвамында “Рязаночка” ансамблен җитәкли, аның белән бергә актив иҗади эшчәнлек алып бара. 2003 елда ансамбльгә халык исеме бирелде. Һәм монда художество җитәкчесенең зур хезмәте бар.
Коллективның авыл мәдәният йортында, район чараларында чыгышлары, Уфага, Нефтекамага, Балакатайга һәм башка урыннарга барулары бик күп матур хатирәләр калдырган. Татьяна Александровна авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә һәр билгеләнгән чарага һәрвакыт җаваплы һәм җентекле әзерләнә, аларда актив катнашуга укучыларны һәм өлкәннәрне җәлеп итә. Аларның һәркайсына ул үз ачкычын таба белә. Кешеләр аңа тартылды һәм клубка теләп йөрде. Ә Татьяна Александровна үзе һәм Н.А.Тихонова, Л.Н.Портнова, оста баянчы А.И.Анохин белән бергәләп зур мәхәббәт белән башкарган җырлар беркемне дә битараф калдырмый.
Т.А.Япрынцева мәдәни тормышка 36 ел гомерен багышлады. Намуслы хезмәте, югары һөнәрманлыгы өчен күп кенә бүләкләргә лаек булды.
Якташыбызны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, илһам чишмәсенең саекмавын телибез!
Читайте нас: