Авыл тормышы
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
2 март 2021, 19:30

САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ЯҢА ВАЗЫЙФАЛЫ БУЛГАН

Яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов яңа вазыйфалы булган.

Бүгенге эстраданың билгеле җырчысы Салават Фәтхетдинов яңа вазыйфалы булган.

Хәзер ул – Татарстан республикасы мәдәният министрының киңәшчесе. Бу эшне ул иҗтимагый башлангычларда башкарачак.

Шулай итеп, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе булды. Алар – Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, ветеран журналист Рәисә Сафиуллина һәм „Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы.

Әйткәндәй, Салават Фәтхетдинов Башкортстанның Тәтешле районында туып-үскән. Ул – Казан дәүләт мәдәният институтының профессоры.

Автор : Язгөл Сафина
omet-rb.rbsmi.ru
Фото: c-ash.smule.com
Читайте нас: