Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
4 март 2021, 14:00

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА ҺӘМ МӘҖИТ ГАФУРИГА ҺӘЙКӘЛ КУЯРГА УЙЛЫЙЛАР

Башкортстанда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм башкорт драматургы Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга уйлыйлар.

Башкортстанда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәм башкорт драматургы Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга уйлыйлар. Композициянең макетын Санкт-Петербург скульпторы Әхнәф Зияков ясаган. Скульптурада ике бөек әдип эскәмиядә аралашып утыралар.

Зияковның кече ватаны - Башкортстанга булган мәхәббәт билгесе итеп макетны бушлай ясаганы билгеләп үтелә. Проект шагыйрь белән драматург арасындагы корреспонденция нигезендә ясалган, анда аларның дуслыгы нечкәлекләре ачылган.

Һәйкәл ясау идеясе Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаевага карый. Билгеле булганча, Республиканың Гаилә министры Ленара Иванова активист башлангычын хуплаган. Ләкин, Люция Камаева бәян иткәнчә, әлегә акча бүлеп бирү буенча хәлиткеч адымнар ясалмаган. Фонд җитәкчесе һәйкәл кую өчен акча җыю турында игълан итәргә уйлый. Скульптура Ленин паркына куелырга тиеш, чөнки анда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры һәм ​Тукаев урамы урнашкан.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
omet-rb.rbsmi.ru
Фото: gdb.rferl.org
Читайте нас: