Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
13 март 2021, 14:00

КАРАМЫЙ КАЛМАГЫЗ!

Шимбә көнне, 13 мартта, Элвин Грейның «Яңа моң» тамашасы старт ала. Ул БСТ телеканалы аша күрсәтеләчәк.

Шимбә көнне, 13 мартта, Элвин Грейның «Яңа моң» тамашасы старт ала. Ул БСТ телеканалы аша күрсәтеләчәк.

Тамашачылар сигез катнашучының чыгышларын күрәчәк:

-Уфадан 28 яшьлек Әлфия Нигъмәтуллина. Ул Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы;

-Уфадан 25 яшьлек Динар Мансуров. Музыка белеме юк. Рус һәм башкорт телләрендә җырлар, шигырьләр иҗат итә;

-Уфадан 18 яшьлек Ангелина Ишморатова. Кыз Instagramда тик-токлар һәм каверлар төшерә, элегрәк конкурсларда һәм проектларда катнаша;

-Нур-Солтаннан (Казахстан) 25 яшьлек Акимхан Маженов. Яшь кеше Нур-Солтан шәһәре филармониясендә эшли, республика һәм халыкара конкурслар лауреаты;

- Уфадан 22 яшьлек Гөлҗимеш Клысова. Кыз республика һәм халыкара конкурслар лауреаты;

-Башкортстанның Илеш районыннан 26 яшьлек Илнар Шәрәфетдиновны. Бөтенроссия республика конкурслары лауреаты;

-23 яшьлек Мэри Аветисян. Кыз кечкенәдән музыка һәм җыр белән шөгыльләнә, биш Халыкара конкурс гран-при иясе;

-23 яшьлек Линиза Ногманова. Ул беренче тапкыр телевизион проектта катнаша, Халыкара конкурслар лауреаты.

Конкурсантларның чыгышларына продюссер һәм режиссер Лина Арифуллина, җырчылар Элвин Грей һәм Гөлназ Асаева бәя бирәчәк.

Беренче чыгарылыш БСТ телеканалында 19:30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

Автор : Ильфира Нигматуллина
omet-rb.rbsmi.ru
Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас: