Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
16 март 2021, 11:30

РЯЗАНОВКАДА КЫШНЫ НИЧЕК ОЗАТТЫЛАР

14 март көнне Рязановка авылы мәдәният йорты мәйданында “Май чабу” бәйрәме узды. Чарага район авыл халкы гына түгел, Стәрлетамак шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Котлау сүзләре белән районның вазифалы затлары чыгыш ясады.

14 март көнне Рязановка авылы мәдәният йорты мәйданында “Май чабу” бәйрәме узды. Чарага район авыл халкы гына түгел, Стәрлетамак шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Котлау сүзләре белән районның вазифалы затлары чыгыш ясады.

Программа бай эчтәлекле, чагу һәм, иң мөһиме, мавыктыргыч булды. Бәйрәм башында “Чародеи” курчак театры кунакларга сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Иҗат сөючеләр күңел ачу мәйданчыгында күңелләренә хуш килгән шөгыль таба алды: җепләрдән, юкә һәм тукымадан курчаклар ясау; агач матрешкаларга һәм гипстан эшләнгән кошларга рәсем төшерү; станокта туку һәм башка бик күп нәрсәләр. Мондый төр шөгыльләр балаларда һәм аларның әти-әниләрендә аеруча зур кызыксыну уятты: мавыктыргыч, ә иң мөһиме – бик файдалы. Татьяна Усманова улы һәм кызы белән бергә Рязановка авылына еш кына кунакка килә, ә бу көнне кышны нәкъ менә биредә озатырга уйлаганнар:

- Без мондый чараларга гаиләбез белән мөмкин кадәр ешрак йөрергә тырышабыз. Бүген, мәсәлән, балаларым барлык иҗади мастер-классларда да катнашты, шуңа күрә хәзер безнең өй күргәзмәсен үз куллары белән ясаган курчаклар бизәячәк.

Актив ял итү фанатлары да читтә калмады. Алар өчен кул көрәше, аркан тартышу, капчыкта йөгерү, пима ыргыту һәм башка ярышлар оештырылды. Мондый төрдәге ярышлар күбрәк көчле затларда кызыксыну уятты, анда һәркем үзенең физик мөмкинлекләрен күрсәтә һәм үз көчен сыный алды.

Шулай ук мәйданчыкта җирле кул эшләре осталарының күргәзмәсе оештырылган иде: бәйләнгән, тегелгән эшләнмәләр, картиналар һәм кулинар шедеврлар. Соңгылары күп өлештә Май чабу тематикасына багышланган иде, шуңа да коймактан ясалган төрле композицияләр гаҗәпләнү һәм берүк вакытта соклану хисләре уятты.

Бәйрәмне оештыручыларның чагу костюмнары рус милли колоритын булдыруга ярдәм итте. Концерт программасы халык вокаль һәм бию коллективлары номерлары белән тулы иде, ә кунакларның күбесе төрле конкурсларда катнашкан өчен призларга ия булды.

Сый-хөрмәтләр бәйрәмнең төп үзенчәлеге булды. Һәркем тәмле карабодайдан, тәм-томнар белән кайнар чәйдән һәм, әлбәттә инде, төрле эчлекле (бал, эремчек, җиләк-җимеш, кайнатма) коймаклардан авыз итә алды.

Барысы белән бергә бәйрәм атмосферасын уртаклашырга опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы И.А.Григорьева да килгән иде:

- Бүген мин бәйрәмгә гаиләм һәм дусларым белән ял итү өчен кунак сыйфатында гына килдем. Безнең районда шундый чагу чараларның үткәрелүе сөенечле. Рязановкага килгәнче, без Стәрлетамак шәһәрендә паркта булган идек, һәм мин шундый бер мөһим аермага игътибар иттем: биредә коймаклар бигрәк тәмле, табигый продуктлардан, иң мөһиме, күңел җылысы белән пешерелгәнлекләре сизелеп тора, чәйне дә монда самавырдан эчтек.

Май чабу бәйрәме беркемне дә битараф калдырмады: күпләр аны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләде, шул исәптән Рязановка авылында яшәүче Валентина Ивановна Мальцева да:

- Бәйрәмгә коймаклар пешерү өчен бүген бик иртә тордым. Гомумән, миңа барысы да ошады: концерт та, мастер-класслар да, ә коймаклар нинди тәмле!

Чара ахырында традицион карачкы яндыру йоласы булды. Саламнан эшләнгән курчакның януы кышның китүен символлаштыра, ә кыш белән бергә, ышанулар буенча, барлык кыенлыклар да китә.

Бу көнне Май чабу бәйрәмен Стәрлетамак районының 20 авыл биләмәсендә дә билгеләделәр, һәм бар җирдә дә кышны озату бәйрәм программасы белән үтте.

Д.ДМИТРИЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: