Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
23 март 2021, 16:30

РАДИЙ ХӘБИРОВ КҮРЕНЕКЛЕ МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ ДӘҮЛӘТ БҮЛӘКЛӘРЕН ТАПШЫРДЫ

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үз чыгышында Башкорт­станның күпмилләтле мәдәниятенә югары бәя бирде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тармак хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үз чыгышында Башкорт­станның күпмилләтле мәдәниятенә югары бәя бирде. Былтыр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелгәндә, барлык мәдәният учреж­дениеләре дә концерт, күргәзмәләр, флешмоблар оештырды. Пандемия булуга карамастан, республика иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен лаеклы билгеләп үтте һәм кадерле ветераннарыбызны хөрмәтләде. Республика Башлыгы бу авыр вакытта волонтерлар сыйфатында да эшләгән, кешеләргә ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров ел саен Башкортстанда һөнәри осталык конкурслары, күпсанлы фестивальләр узуын искә төшерде. Ел саен 40 мәдәният хезмәткәре һәм 50 авыл мәдәният йорты дәүләт ярдәме ала.
“Башкорт операсы үз тарихында иң колачлы “Аттила” спектакле белән ярты гасырлык тәнәфестән соң Зур театр сәхнәсенә әйләнеп кайтты. Без барыбыз да бу якты, могҗизалы вакыйганы хәтерлибез. Быел илнең төп музыка сәхнәсендә – Чайковский исемендәге Концерт залында республикабызның Милли симфоник оркестры гастрольләре узды. Нефтекамадан яшь җырчы Яна Габбасова Беренче каналда “Голос” тамашасында җиңде. Режиссер Айнур Әскаровның “Отряд Таганок” фильмын бөтен Русия тамашачылары киң прокатта күрәчәк”, — диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров күренекле мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Башкорт һәм татар эстрадасының чын легендасы — Фән Вәлиәхмәтов. Сәхнәдә бу искиткеч җырчы булганда һәрвакыт күңел бәйрәм итә. Рамил Гыймранов композитор, шагыйрь, җырчы, драматик актер буларак киң танылган. Ул тыңлаучылар йөрәгендә урын алган 100дән артык җыр язган. Бүген алар күп кенә танылган артистлар башкаруында яңгырый. Дирижер һәм композитор Фәрит Фатыйх улы Идрисов тынлы һәм симфоник оркестрларга яңа яңгыраш бирә. Фәрит – безнең республиканың Дәүләт гимны авторы, ә ул – хәзерге Башкортстанның рухландыручы символы”, – дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.
Башкортстанның әйдәүче опера җырчыларының берсе Җәмил Әбделманов репертуарында илебез һәм чит ил композиторлары операларыннан 50дән артык партия бар.
Лилия Букееваның чагу чыгышлары һәрвакыт концерт программасының бизәге булып тора. Рөстәм Асаевның искиткеч бәрхет тавышы тыңлаучыларның йөрәкләрен дулкынландыра. Алар күрше тугандаш республикада эш­ләүләренә карамастан, иҗади эшчәнлекләре туган Башкортстан белән тыгыз бәйләнгән.
Радий Хәбиров барлык мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде.
Башкортстан Милли симфоник оркестры генеральный директоры Артур Назиуллин республиканың Мактау грамотасына лаек булды.
“Башкортстанның халык артисты” исеменә танылган башкаручылар Рөстәм Гыйззәтуллин, Сәгыйдулла Байегет, Фәрваз Урманшин, Әнвәр Нургалиев, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты Җәмил Әбделманов, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Гөлназ Мөхәм­мәдиева, Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Алсу Бәхтиева лаек булдылар.
Рөстәм Асаев һәм Лилия Букеева, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре ансамбле солисткасы Рәзилә Билалова Башкортстанның атказанган артистлары булдылар.
Тантана ахырында республика Башлыгы барлык мәдәният хезмәткәрләренә иҗади эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба да Башкортстан Хөкүмәте мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирәчәк, дип ышандырды.



Автор: Резида Валитова

kiziltan.ru

Читайте нас: