Авыл тормышы
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
25 март 2021, 10:00

25 МАРТ - МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ КӨНЕ

Бу көн истәлекле даталар календарен күптән түгел генә тулыландырды, һәм мондый бәйрәмнең барлыкка килүе закончалыклы һәм нигезле. Җәмгыятьтә мәдәниятнең берләштерүче роле никадәр әһәмиятле булуын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Русия Мәдәният хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм барыбызга да гүзәллекне аңларга һәм бәяләргә ярдәм итүче, эстетик һәм әхлакый тәрбия турында кайгыртучы, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга булышлык итүче кешеләрнең казанышларын тану булып тора. Бу көнне эшчәнлекләре мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм илнең мәдәни мирасын арттыруга юнәлтелгән артистларны, музыкантларны, клублар, музейлар, китапханәләр, сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортлары, башка учреждениеләр хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр.

Безнең район элек-электән үзенең мәдәни һәм милли традицияләре, тарихи үткәненә, халкына, аның гореф-гадәтләренә, теленә карата хөрмәте һәм мәхәббәте белән дан тота. Сезнең тырышлык белән бу традицияләр елдан-ел ныгый һәм үсә. Нәтиҗәле һәм кешеләргә кирәкле хезмәтегез, мәдәният өлкәсен үстереп, буыннар һәм халыклар арасында ышанычлы бәйләнеш булдыруыгыз, кеше шәхесен рухи яктан үстергәнегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә сәламәтлек, иҗади озын гомерлелек, илһам, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, иминлек телим! Барлык уй-теләкләрегез гамәлгә ашсын!

И.БИКТИМЕРОВ,

Совет рәисе.

* * *

Бу көн истәлекле даталар календарен күптән түгел генә тулыландырды, һәм мондый бәйрәмнең барлыкка килүе закончалыклы һәм нигезле. Җәмгыятьтә мәдәниятнең берләштерүче роле никадәр әһәмиятле булуын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Мәдәният хезмәткәрләренең белемнәре, тәҗрибәсе, энтузиазмы һәм таланты аркасында узган дәверләр казанышлары хәзерге заманның байлыгына әверелә, буыннар арасында ышанычлы бәйләнешне тәэмин итә, мәдәни диалог өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга ярдәм итә.

Нәкъ менә мәдәният һәр кешенең яшәешен формалаштыра, һәр халыкны кабатланмас итә, җәмгыять тормышы дәрәҗәсенең сыйфат күрсәткече буларак, халыкларның рухи һәм әхлакый нигезләрен саклау бурычын үз өстенә ала. Мәдәнияткә хезмәт итүне сайлаган, үз язмышын аның белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, кешеләргә күңел байлыгыгызны юмарт өләшәсез, матурлык белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез.

Без республика һәм федераль кимәлдәге төрле чараларда районыбызны лаеклы тәкъдим иткән үзешчән артистларыбызның уңышларына сөенәбез. Пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, сез һаман да актив эшләвегезне, кешеләргә бәйрәм, бер-берсе һәм сәнгать белән аралашу шатлыгы бүләк итүегезне дәвам итәсез. Авыл халкының ялын оештыру, онытылмас бәйрәмнәр уздыру буенча зур эш башкарганыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр һәм яңадан-яңа казанышлар телим! Изгелек һәм мәхәббәт сезгә!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

Ю.Нестеренко фотосы.

Читайте нас: