Авыл тормышы
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
25 март 2021, 12:30

ЗӘЛИЯ ХИСАМИ - “ЕЛ ХАТЫН-КЫЗЫ”

Татарстанда ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан “Ел хатын-кызы” республика бәйгесе уза. Ул гүзәл затның җәмгыятьтә тоткан урынына игътибарны җәлеп итү максатында оештырыла. Быел анда Уфаның “Роксана” радиосы алып баручысы, билгеле җәмәгать эшлеклесе Зәлия Хисами да катнашты һәм җиңүгә иреште.

Татарстанда ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан “Ел хатын-кызы” республика бәйгесе уза. Ул гүзәл затның җәмгыятьтә тоткан урынына игътибарны җәлеп итү максатында оештырыла. Быел анда Уфаның “Роксана” радиосы алып баручысы, билгеле җәмәгать эшлеклесе Зәлия Хисами да катнашты һәм җиңүгә иреште. Бу хакта ул үзе түбәндәгеләрне бәян итте.

– Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы миңа бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Үзем турында материал-альбом әзерләдем: эшчәнлек турындагы фоторә­семнәр, басмаларда чыккан язмалар, биш минутлык видеоочерк. Барысын да “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, “Сәхибҗамал”, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмаларында күрсәттем. “Нәүруз гүзәле”, “Татар кызы” бәйгеләре – үзе бер дөнья! Егерме елдан артык радиода эшләгән тәҗрибәдән чыгып, ютюб каналында 130 тапшыруымны куйдым – алар туган телгә, туган якка, әти-әнигә, балаларга, яхшылыкка, изгелеккә багышланган. Өч ел дәвамында барган “Бәхет ачкычы” геройлары белән таныштырдым.
Минем документлар “Татарстан Республикасы хатын-кызлар оешмасы”на җибәрелеп, жюри аша үтеп, расланды.

5 март көнне Казанның Зур концертлар залында “Мәдәният һәм рухият” номинациясе буенча “Ел хатын-кызы” дипломына лаек булдым. Бүләккә ноутбук һәм бик матур чәчәкләр алып куандым...

Чираттагы җиңүе белән котлап, Зәлия ханымга иҗат ялкыны, тормыш бәхете, яшәү рәхәте телибез!

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.ru/articles/shehes/Tatarstanni--El-hatin-kizi--Bashkortstannan-733160/

Читайте нас: