Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘДӘНИЯТ
13 Май 2022, 10:30

ЙӨРӘККӘ ҮТЕП КЕРҮЧЕ ҖЫРЛАР

Башкортстан Республикасы халык артисткасы, шагыйрь һәм композитор, үз җырларын башкаручы Зифа Нагаеваның май бәйрәмнәре алдыннан үткән концерты Стәрлетамакның мәдәни тормышыныда чагу вакыйга булды.  

Башкортстан Республикасы халык артисткасы, шагыйрь һәм композитор, үз җырларын башкаручы Зифа Нагаеваның май бәйрәмнәре алдыннан үткән концерты Стәрлетамакның мәдәни тормышыныда чагу вакыйга булды.

Бу авторның 65 яшенә арналган иде. Юбилей талантын үз итүчеләргә тугрылыклары, яратулары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтү, иҗатын югары бәһалаганы – “Башкортстан Республикасы халык артисты” исемен биргәне өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерү өчен бик яхшы сәбәп булды. Һәм бүген без шатлык белән Зифа Нагаева ике тапкыр халык артисты булды дип әйтәбез: 29 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасы халык артисты” исемен бирде.

Башкорт һәм татар эстрадасын яратучыларга Зифа Нагаева белән һәр очрашу – ул күңел өчен чын бәйрәм. Аның үзенчәлекле иҗатын илебезнең төрле төбәкләрендә күп кенә тамашачылар ярата. Шагыйрәнең күңел кылларын тибрәтерлек, үзе язган көйгә салынган шигырьләре, кагыйдә буларак, җыр хитына әверелә. Автор үзе башкарган, шулай ук популярлык яулаган һәм яңа гына сәхнәгә чыккан җырчылар тарафыннан башкарылган җырлар йөрәккә үк үтеп керә. Бу җырлар безнең хакта, шатлыклары һәм кайгылары булган, өмет һәм мәхәббәт тулы тормыш хакында. Дөрестән дә, Зифа Нагаева чын халык артисты! Юмарт күңелле, ул күп кенә яшь җырчыларга зур эстрадага юл ачкан дияргә була. Аның җырларын башкаручылар арасында Башкортстан һәм Татарстанның танылган йолдызлары да аз түгел.

Ә тагын радио тыңлаучылар һәм телетамашачылар Зифа Вәли кызын бик яхшы хикәяләүче, гаҗәеп ихлас күңелле әңгәмәдәшче буларак та белә. Тамашачылар белән тормыш, Туган ил, әниләр, туган нигез, авылдашлар турында ихлас сөйләшү искиткеч җылы атмосфера тудырды. Аның лирик шигырьләреннән, күңел кылларын тибрәткән моңлы җырларыннан күзләргә яшь килде. Зал аның юморына рәхәтләнеп көлде. Юбиляр, “Туган тел” телеканалында үзе алып барган популяр “Күзгә-күз карашып” тапшыруындагы кебек, һәркайсыбызга якын кешесенә сыман мөрәҗәгать иткән кебек тоелды.

Һәм үзенең юбилей концертында катнашкан һәркем өчен Зифа Нагаева җылы сүзләр тапты, аларның артистик үзенчәлеген һәм шәхси сыйфатларын билгеләде. Стәрлетамак шәһәре мәдәният сарае сәхнәсендә юбилярның җырларын Ратмир Вәлиев, Гөлшат Арсланова, Миңнегали Хөснетдинов, Валера Назаров, Линар Гатиятуллин башкарды.

Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны тамашачылар басып алкышлар белән сәламләде. Халык яраткан җырларының авторын үз күзләре белән күреп белергә тиеш дип, легендар җырчы аны үз гастроль концертларында катнашырга чакырганлыгы турында сөйләде Зифа Нагаева. Авыллар һәм шәһәрләргә барулар иҗатына яңа импульс бирә. Юбиляр эстрада легендасына ярдәме һәм күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде.

Стәрлетамак шәһәре мәдәният сарае “ИЛhам” халык ансамбле художество җитәкчесе Миңнегали Хөснетдинов белән дә Зифа Нагаеваны күптәнге дуслык бәйли. Безнең якташыбызның да күптән түгел юбилее булган, Зифа Вәли кызы бу уңайдан аны котлады. Ул ике дистә елдан артык элегрәк Миңнегали Хөснетдинов Уфада аның беренче юбилей концертына музыкаль озату оештырырга ярдәм итүе турында сөйләде. Моның өчен ул аңа чын күңелдән рәхмәтле.

Халык артисткасы Зифа Нагаеваның алда тагын бик күп юбилейлары булсын. Һәм алар Стәрлетамак җирендә рәхмәтле тамашачылар белән шушы очрашу кебек күркәм, ихлас булсыннар!

Р.ИЛЬКИНА.

Автор фотосы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: