Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
МӘДӘНИЯТ
26 Мая , 05:00

“Китапханә ачылуын белгәч, шунда ук эшкә урнашырга киттем...”

 Людмила Михайлова 22 ел Чуртан авылы китапханәсендә хезмәт куя  

“Китапханә ачылуын белгәч, шунда ук эшкә урнашырга киттем...”“Китапханә ачылуын белгәч, шунда ук эшкә урнашырга киттем...”
“Китапханә ачылуын белгәч, шунда ук эшкә урнашырга киттем...”

“Китапханәләр – кешелек рухының барлык байлыклары хәзинәсе”, - дип язган философ Готфрид Лейбниц. Һәм Чуртан авылы китапханәсендә күп еллар китапларны һәм аралашу җылысын кадерләп саклаган Людмила Вениаминовна Михайлованың тырышлыгы белән бу сүзләр аерым мәгънә ала. Берәүләр өчен ул – игътибарлы китапханәче, икенчеләргә – зирәк әңгәмәдәш һәм остаз, балалар өчен – гаҗәеп әдәбият дөньясына алып керүче.

Тормышы, һөнәре һәм эше турында

Ул Соколовка авылында туган. Дергачевка мәктәбендә укыган, ә китап укуга мәхәббәт бала чагында ук туган: әтисе механизатор булып эшләгән, әмма һәрчак китаплар өчен вакыт тапкан. Бигрәк тә сугыш турындагы әдәбиятны һәм детективлар яраткан. Әнисе дә үз ролен уйнаган. Ул клубта җыештыручы булып эшләгән, кызы еш кына аңа ияреп барган. Әнисе эш белән шөгыльләнгәндә, Людмила китапханәдә булган: китаплар сайлаган, аларда кызыклы мәгълүмат табарга тырышкан.

Красноусолдан икетуган абыйсының бүләге – Бөек Ватан сугышы турында Сергей Баруздинның “Тоня из Семеновки” китабы – иң якты балачак хатирәләренең берсенә әверелгән. Ул китап күңелендә тирән эз калдырган.

Соңрак һөнәр сайлауга ахирәте, бүген Наумовкада китапханәче булып эшләүче Елена Николаевна Степанова да йогынты ясаган. Мәктәп тәмамлаганнан соң ул Людмилага бергәләп Уфа китапханә техникумына укырга керергә тәкъдим иткән.

Уку ике ел дәвам иткән. Практиканы Людмила Уфа, Бәләбәй, Яңа Отрадовка китапханәләрендә үткән. Ләкин тормышын бу һөнәр белән шунда ук бәйли алмаган. Ул берникадәр вакыт Любовкада фермада эшләгән, кияүгә чыккан. Ә 2004 елда Чуртанда китапханә ачылган.

- Бу хакта белү белән, шунда ук эшкә урнашырга киттем, - дип искә ала ул.

Ул вакыттан 22 ел үтеп киткән. Һәм барлык шушы дәвердә Людмила китап укучыларны каршы ала, чаралар үткәрә, балаларга һәм өлкәннәргә кирәкле китапларны табарга ярдәм итә.

Бүген китапханәче формуляр буенча китап биреп кенә калмый, ул чаралар оештыра, балалар белән эшли, түгәрәкләр алып бара, күргәзмәләр әзерли, проектларда катнаша, Пушкин картасы буенча эшли, докуменлар да алып бара. Һәм бу бурычлар белем генә түгел, ә үз эшеңне бик нык яратуны да таләп итә.

Людмила үзе әйтүенчә, хәзер элекке кебек күп укып булмый – вакыты калмый диярлек. Әмма китаплар тормышында элеккечә мөһим урын алып тора.

- Без мәктәптә кушканның барын да укып бардык. “Молодая гвардия”, “Джен Эйр” әсәрләрен бик яратам. Шигырьләр ошый, бигрәк тә Есенинныкы. Яшүсмер чакта романнар белән мавыктым, - дип сөйли ул. – Ә кеше яшәми торган утрауга үзең белән бер генә китап алырга туры килсә, ул “Робинзон Крузо” булыр иде.

Яңа буын китапханәсе

Эшендә аның өчен иң мөһиме – кешеләр. Аеруча балалар сөендерә. Китапханә грант откач һәм анда барысы да үзгәргәч, биредә һәрвакыт диярлек кеше була. Мәктәп укучылары көн саен өйләренә кайтышлый керә. Кемдер – китап алырга, кемдер – уйнарга, үз куллары белән әйберләр ясарга яки вакытны яхшы компаниядә уздырырга килә.

Һәм чыннан да, китапханә балалар өчен күптән инде китаплар йорты гына түгел, ә уңайлы киңлеккә әверелде. Биредә мастер-класслар, викториналар, интеллектуаль уеннар, әхлак дәресләре, патриотик һәм экологик чаралар уза. Балалар бергә укый, фикер алыша, әсәрләр буенча фильмнар карый һәм аларны оригинал белән чагыштыра.

“Умка” үсеш ноктасы кысаларында балалар әвәләп ясау, рәсем төшерү, модельләштерү, яндырып бизәк төшерү һәм 3D-модельләштерү белән шөгыльләнә. Гражданлык инициативалары конкурсында җиңгәннән соң китапханә сизелерлек үзгәргән. Яңа стеллажлар, компьютер, телевизор, 3D-принтер, 3D-ручкалар һәм башка күп нәрсә барлыкка килгән.

Бүгенге көндә китапханәдә 280гә якын укучы теркәлгән, ә китап фондында алты меңнән артык экземпляр исәпләнә. Уку залы бар, анда һәрвакыт диярлек шау-шулы һәм күңелле. Өстәлләрдә – өстәл уеннары, алар арасында – “Миллионер”, “Читай-хватай”, хәтер буенча шахмат, патриотик уеннар һәм туган як турында викториналар.

Киштәләрдә – тематик күргәзмәләр, яңа китаплар, гаилә, ил тарихы турында китаплар, классика, романнар һәм тармаклар буенча басмалар. Китапханәгә күп кенә китапларны бүләк итәләр. Бервакыт бирегә элеккеге судьяның өй китапханәсен китергәннәр.

Укучыларны нәрсә кызыксындыра?

Людмиланың эшендә укучылар белән аралашу аерым урын алып тора. Ул аларның гадәтләрен, кызыксынуларын һәм зәвыкларын белә.

- Киштәләр арасында үзләре йөрергә, кызыклы китаплар эзләргә яратучы укучылар бар. Ә кайберләре килеп керү белән: “Минем нәрсә яратканымны беләсең бит инде”, - ди, һәм мин аларга кирәкле китапларны алып чыгам, - дип сөйли китапханәче.

Балалар ешрак мәктәп программасы буенча әсәрләр укый. Әмма гадәти булмаган китапларны да сорыйлар.

- Кайчагында беренче сыйныф укучылары Чайковский китапларын сорый. Бак дисәң, аларга Чуковский кирәк икән, - дип елмая Людмила.

Хәзер яшь укучылар арасында Холли Веббның песиләр һәм көчекләр турындагы китаплары, “Приключения Тома Сойера”,  “Гарри Поттер” аеруча популяр.

Без китапханәдә булганда, бирегә балалар керде. Кемдер шунда ук уеннарга йөгерде, кемдер 3D-ручка белән эшләгән эшләнмәләрен күрсәтте, кемдер китаплар сайларга тотынды.

Ун яшьлек Наҗар Ишбулдин “Приключения Тома Сойера”,  “Гарри Поттер”, шулай ук “Тимур и его команда” китапларын яратуын сөйләде.

- Китап укуга мәхәббәтне гаиләм тәрбияләде. Ә тагын миңа 3D-модельләштерү белән шөгыльләнү, мопедта йөрү һәм балык кармаклау ошый, - дип уртаклашты малай.

Аның яшьтәше Иван Лабанов мәктәптән соң көн саен диярлек китапханәгә “Уно” уйнарга килүе турында әйтте.

- Яраткан китапларым – “Кот в сапогах” һәм “Приключения Тома Сойера”. Ә тагын 3D-ручка белән эшләнмәләр ясарга яратам. Күптән түгел машина ясадым, - дип сөйләде ул.

Бүгенге авыл китапханәсе нәкъ менә шундый җанлы. Анда китаплар алу өчен генә түгел, ә аралашу, күңелгә җылылык табу өчен дә киләләр.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

 

 

    

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас