

Авыл хәбәрчесе Светлана Гобәйдуллина бу уңайдан хатирәләре белән уртаклаша: “Мин кечкенә Айсылу Ибәтуллинаны исемә төшердем. Ул укытучысы Гайнуллина Минзифа Минияр кызының Тукайга багышланган дәресеннән соң өенә кайтып: “Әни, иң якын туганнарны гына җыеп, Габдулла Тукайның туган көнен үткәрик әле”, - дип үтенгән. Татар гаиләләре өчен бик шәп идея!
Мин зур кызыксыну белән Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романын татар һәм рус телләрендә яңадан укып чыктым. Автор шагыйрьнең михнәтле, гыйбрәтле язмышын, юлында очраган мәрхәмәтле кешеләрнең аңа кечкенә “Апуш”тан зуп-зур Тукайга әйләнергә ярдәм иткәннәрен йөрәккә үтеп керерлек итеп тасвирлый”.
Стәрлетамак районы татарлары музеен оештыручылар исеменнән Светлана Гобәйдуллина “Авыл тормышы” гәзитен укучыларга, бигрәк тә татар теле укытучыларына һәм аларның укучыларына, яңа уку елына бүләк итеп, викторина тәкъдим итә.
Сорауларга җаваплар табар өчен, катнашучыларга “Тукай” романын укып чыгарга, шагыйрьнең иҗади мирасына ешрак игътибар итәргә, тәрбияви эштә татар халкы гимны – “Туган тел”не кулланырга тәкъдим ителә.
Дөрес җавапларны тизрәк җибәрүчеләрне авыл хәбәрчесеннән бүләк көтә. Сорауларга җаваплар һәм җиңүчеләрнең исемнәре алдагы саннарның берсендә бастырылачак.
Викторина
Җавапларны Стәрлетамак шәһәре, Комсомол урамы, 82 адресы буенча “Сельские нивы” – “Авыл тормышы” гәзите редакциясенә яки электрон почтага (rekselniv@yandex.ru) җибәрергә.
С. ГОБӘЙДУЛЛИНА,
авыл хәбәрчесе.