Авыл тормышы
+19 °С
Облачно
МӘДӘНИЯТ
4 Сентября , 04:55

Үзенә тартып торучы урын

Преображеновка авылында яшәүче Раиса Вениаминовна Аллабердина китапханә эшенә 40 ел гомерен багышлаган

Аның турында безгә гәзитнең күптәнге дусты, авыл хәбәрчесе Мария Ломоносова сөйләде. Аның фикеренчә, Раиса Вениаминовна иҗади, кызыксынучан һәм күп укыган кеше. Ул Преображеновкада туган кешеләрнең хәрби батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү, җирле традицияләрне саклап калу өчен күп нәрсә эшли. Мәктәп яки клуб хезмәткәрләреннән яисә гади авыл кешеләреннән булсынмы ул, китапханәче нинди дә инициативаны күтәреп ала һәм үстерә белә, бары тик ул халыкны берләштерә торган булсын, яңаны өйрәнү теләге уятсын, авыл кешеләренең күзаллау даирәсен киңәйтсен.

Хәзер китапханәләр кирәк түгел, чөнки барысын да Интернетта табарга була, дигән фикергә карамастан, Раиса Вениаминовна бөтен эшчәнлеге белән моның киресен исбатлый – хәтта хәзерге, финанслау җитмәгән, китап укучыларның төп төркеме – мәктәп укучылары саны кимегән, авыл халкының көндәлек тормышына көннән-көн ныграк гаджетлар үтеп кергән шартларда да.

Авыл китапханәчесенең эшен тулырак күрсәтү, аның көндәлек шатлыклары һәм кыенлыклары, китапханә киштәләренең киләчәге бармы-юкмы икәнен белү өчен без Раиса Вениаминовна белән очрашырга һәм интервью алырга булдык.

- Сез ничек китапханәче булдыгыз?

- Любовка авылында тудым. Китапларны балачактан ук ярата идем, мәктәптә яраткан фәннәрем арасында, әлбәттә, әдәбият та бар иде. Өйдә әтинең зур китапханәсе бар иде, авылдашлар еш кына укырга китаплар алырга киләләр иде. Без туганым белән үзебезчә, йорт китап фондын системага салырга тырыштык. Бәлки, китапханәче булып уйнау һөнәр сайлауга беренче адымнар булгандыр да. 1984 елда Усылыбаш урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа китапханә техникумына укырга кердем. Юллама буенча Преображеновка авылы китапханәсенә эләктем, бүгенге көнгә кадәр шунда эшлим. Читтән торып Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамладым. Ирем белән ике бала үстердек, аларда да китапка һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык.

- Үзегезнең каләм тибрәткәнегез булдымы?

- Бала чактан ук дәфтәрләргә языштыра һәм аларны бергә беркетеп куя идем. Шулай хикәяләрем туды, аларның кайберләре район конкурсларында беренче урыннарны яулады.

- Бүген китапханәче бурычларына нәрсә керә?

- Бу элеккечә фонд белән эшләү, каталоглар алып бару һәм яңа китаплар, әдәбият классикларының юбилей даталары белән бәйле төрле чаралар үткәрү. Соңгы елларда актив проект эшчәнлеге өстәлде: Пушкин картасы буенча чаралар оештыру, сайтларны үзләштерү. Укучыларны җәлеп итү өчен мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл мәдәният йорты белән бергә кызыклы чаралар үткәрәбез.

Кайчандыр китапханәдә театр түгәрәге оештырылган иде, ул хәзер дә эшли, тик элекке кебек актив түгел, монда балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бүләбез. Бездә хәрби дан почмагы бар һәм ул даими тулылана. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән эшлибез. Һәрберсе турында биографик мәгълүмат тупланган, һәлак булганнарга багышланган альбомнар төзелгән. Аларның туганнары белән элемтәдә торабыз.

- Соңгы ун елда балалар ничек үзгәрде, алар хәзер укырга яратмый дигән сүз дөресме?

- Балалар бөтенләй укымый дип әйтмәс идем. Гомуми үсеш өчен китап укучылар азайды. Алар кирәкле мәгълүматны Интернетта тизрәк таба. Бу 10-20 ел элек булганга караганда, бөтенләй башка буын, ул мәгълүмат белән бүтән төрле эшли. Икенче яктан, китап уку гадәте булмау сизелеп тора – күп кенә балалар хаталы яза, өстәвенә, китап укымаган кешенең күрү хәтере начар үсешә.

- Китапханәгә китаплар каян килә?

- Элеккечә, алар безгә үзәкләштерелгән рәвештә килә. Чыганаклар – Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә, төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан субсидияләр һәм бюджеттан тыш средстволар. Һәм, әлбәттә, укучыларыбыздан бүләккә китапларны бик теләп кабул итәбез. Хәзерге вакытта безнең китапханәнең китап фондында унбер мең китап исәпләнә.

- Авыл китапханәчесе шәһәрнекеннән нәрсәсе белән аерыла?

- Авыл китапханәчесе үз укучыларын таный, аларның ихтыяҗын, мавыгуларын белә һәм, кагыйдә буларак, гаиләләре белән дә таныш. Кайчак ата-аналар балаларын безгә китап алырга алып килә һәм соңыннан алар үзләре генә дә килә башлый. Авыл китапханәчесенә психолог һәм крайны өйрәнүче, җәмәгатьче һәм оештыручы булырга туры килә, чөнки авыл китапханәсе еш кына аралашу һәм фәһемле чаралар уздыру урыны булып тора.

- Әлеге вакытта нинди китаплар укыйлар?

- Өлкәннәр арасында күпчелек рус һәм чит ил әдәбиятын сайлый. Гүзәл затлар хатын-кызлар романнарына өстенлек бирә. Укырга яраткан балаларның кызыксынулары күптөрле, алар яңа китапларны көтеп ала. Тик шулай да танырга кирәк, китап укучы балалар азайганнан-азая бара, шуңа күрә китапханә эшенә күбрәк уен форматы керә.

- Хәзер китапханәләр кирәкми, дип әйтүчеләр, бәлки, хаклыдыр?

- Бу фикерне уртаклашмыйм, әмма без яңача эшләргә тиеш, дип әйтү белән тулысынча килешәм. Һәр китапханә үзенең төп юнәлешен сайларга тиеш дип исәплим. Заманча җиһазландырылган яңа буын модельле китапханәләре, һичшиксез, яшьләрнең күп кенә ихтыяҗларына җавап бирә. Ләкин безнеке шикелле, хәтта мебель, киштәләр совет заманнынан калган кечкенәләр өчен “китапханә-музей” статусы идеаль булачак. Бу юнәлештә без, мәсәлән, күптәннән эшлибез: Бөек Ватан сугышы заманында хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнүче бүтән шәһәрләр волонтерлары белән элемтәдә торабыз һәм үзебезнең хәрби дан почмагын тулыландырабыз. Мисал өчен, чит илдән Преображеновкада туган, сугыш вакытында немецларга әсирлеккә эләккән кеше турында мәгълүмат алдык. Ул Норвегиядәге концлагерьга озатылган, шунда вафат булган һәм туганнар каберлегендә җирләнгән. Шулай, тикшеренү эше нәтиҗәсендә танылган якташлар биогафиясеннән туган авылыбызның тарихы туа.

- Музей почмагыгыз бик кызыклы.

- Әйе, без инде күп еллар борынгы көнкүреш әйберләре, авылның элекке тормышы турында бәян итүче фоторәсемнәр җыябыз. Материалларны өлкән буын якташларыбызда табабыз, икенче районнардан алып кайтабыз. Бездә хәтта коллекция әйберләре бар. Аларның берсе – XIX гасырда Тулада нигез салынган данлыклы Баташев фабрикасы самавыры. Янәшәсендә соңрак чыккан самавырлар тезелгән. Алар янында без кечкенә төркемнәр белән фольклор кич утырулары үткәрәбез. Халык мондый чараларда актив катнаша. Китапханә – ул китаплар саклана торган урын гына түгел, биредә кешеләр аралаша, тамырлары, туган җиренең тарихы белән таныша. Китапханә, беренче нәүбәттә, – ул кешеләр: синең ата-бабаларың, кызыклы авылдашларың, Бөек Ватан сугышында катнашкан данлы яугирләр һәм бүгенге саклаучыларыбыз. Ә минем бурыч – китап укуга карата кызыксынуны саклап калу һәм китапханәне кызыклы булган, үзенә тартып торучы урын итү.

- Үзегезгә нәрсә теләр идегез?

- Бетмәс-төкәнмәс эшләр тезмәсендә ата-аналар кулларына китап алырга онытмасын һәм шуның белән балаларына үрнәк күрсәтсен иде дип теләр идем. Авыл китапханәсенең фонды арытабан да чын бестселлерлар һәм балалар әдәбияты белән тулыланып торсын, ә төрле яшьтәге китап укучылар алар белән танышырга килсен иде. Безнең хәрби дан почмагы тулыланып торсын, ә якташларыбызның героик үткәне хакында, бүгенге Ватанны саклаучылар турында хатер саклансын һәм буыннан буынга тапшырыла барсын иде дип телим.

Л. ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.

Автор фотосы.   

Читайте нас